news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саба районында бер авылда янгында тугыз яшьлек кыз, аның әтисе белән әнисе пешкән

Саба районында бер авылда янгында тугыз яшьлек кыз, аның әтисе белән әнисе пешкән

news_top
Саба районында бер авылда янгында тугыз яшьлек кыз, аның әтисе белән әнисе пешкән
Бүген иртән Саба районының Түбән Шытсу авылында бер йортта янгын чыккан. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын 150 квадрат метр мәйданда була. Коткаручылар ачык утны ярты сәгать эчендә сүндерә, аннары янгынны тулысынча сүндереп бетерәләр. 



Фаҗига вакытында 42 яшьлек ир-ат тәненең 95 проценты пешә. Аның 44 яшьлек хатынының гәүдәсенең уң ягы пешә. Гаиләнең тугыз яшьлек кызының кулы пешә. Аларны хастаханәгә озаталар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар