Саба районында авария: өч хатын-кыз, бер бала каза күргән, бер ир машинада кысылып калган
Юл-транспорт һәлакәте Шәмәрдән-Югары Утар юлында була.
Саба районындагы авариядә дүрт кеше каза күрә, тагын берсе җимерелгән автомобильдә кысылып кала дип хәбәр итә "Татар-информ".
Авариядә 50, 29, 24 яшьлек өч хатын-кыз, ике яшьлек бала каза күрә. 53 яшьлек ир ватылган машинадан чыга алмыйча, кысылып кала.