Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба районы Пүкәл авылында фаҗига булган гаилә турында: «Тәртипле, әйбәт гаилә иде»

Әлегә кадәр 18 яшьлек егет белән бернинди дә проблемалар булмаган.

news_top_970_100
Саба районы Пүкәл авылында фаҗига булган гаилә турында: «Тәртипле, әйбәт гаилә иде»
pixabay.com/ru

Саба районы Пүкәл авылында 6 июнь көнне бер гаиләдә коточкыч фаҗига була. 18 яшьлек малай үзенең әти-әнисенә пычак кадый һәм өйләренә ут төртә.

«Тәртипле, әйбәт гаилә иде. Әнисе эшләми, өйдә иде, әтисе сак хезмәтендә эшләде. И... Казанда техникумда укый. Аның белән шәхсән таныш түгелмен, төгәл генә берни дә әйтә алмыйм. Гаиләдә ул өченче бала, тагын ике апасы бар аның. Бүген әтисен -Зөфәрне җирләделәр. Әнисе һәм үзе авыр хәлдә хастаханәдә ята. Әлегә тикшерү эшләре бара, бернәрсә дә сөйли алмыйм. Аның белән бәйле проблемалар элек булганы юк иде әле», — дип белдерде Саба районы Эзмә авылы җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов.

Җинаять турында 2020 елның 7 июнендә төнлә билгеле була. Пүкәл авылына янгын чыгу куркынычы буенча килгән коткаручылар гаиләнең өч әгъзасының да яраланган булуын күрә. Берничә сәгатьтән соң йорт хуҗасы хастаханәдә үлгән, 53 яшьлек хатын-кызның гомере өчен табиблар көрәшә. Ә аларның уллары үтерүдә шикләнеп кулга алынган.

«Ул аңа тиешле игътибар бирмәгән өчен ата-анасын үтерүгә алдан әзерләнүен әйтте», — дип әйткән ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий "Реальное время» интернет сайтына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100