Саба районы Эзмә авылында йорт яна дип хәбәр иттеләр. Янгын 9.10 тирәсендә башланган, 15 минуттан соң видеоны төшерүче "әлегә янгын сүндерүчеләр юк" дип язды.
Янгын сүндерүчеләр 20 минут тирәсендә килеп җиткән.
Янгын чыкканда хуҗасы өйдә булмаган дип язалар. Кем йорты икәне хакында да әлегә мәгълүмат төгәл түгел.