news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саба районында автозаправкада машина йөртүче һәлак булган

news_top

Саба районының Яулаштау авылы янында АЗСта машина йөртүче һәлак булган. Прокуратура тикшерү башлаган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Фаҗига быел июньдә булган.

Прокуратура белешмәсе буенча, «Саба» оешмасы машина йөртүчесе үзбушаткычның гидроцилиндрын ремонтлаганда кабина астында кала. Имгәнгән ир-ат һәлак була.

Прокуратура фирманың хезмәтне саклау турында законнарны үтәвен тикшерә һәм кагыйдә бозулар булуын ачыклый. «Саба» оешмасының Яулаштау бүлеге идарәчесенә карата административ хокук бозу турында эш ачылган. Моннан тыш, прокурорлар мәрхүмнең туганнары файдасына мораль компенсация түләттерүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар