Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Саба нинди талантларны күрми ята»: Гөлинә Шәйхи «бозылмаган» җырчы тапкан

news_top_970_100

Яшь шагыйрә, җырлар авторы Гөлинә Шәйхи Сабада гаҗәеп бер тавышлы җырчы белән очрашкан. Саба бу талантны күрми ята, дип, Гөлинә Ильяс Зариповның җырлавын социаль челтәрдә күрсәтте.

«Ильяс Зарипов. Бу абыйның җырлавына гашыйк булдым. Җанны актара! Саба нинди талантларны күрми ята. Җырны җыр итеп кенә түгел, ә тулы бер гомер итеп яшәп чыга. Елыйм.

Юл буе тыңлап кайттым. Бу – 1991 елда язылган җыр. Айдар абый (Айдар Тимербаев – ред.) җыры. Бозылмаган, гади, рәхәт тавыш. Беркемне уздырам дип тырышып җырламый. Күңел белән һәр юлын тоеп җырлый. Без әнә шундый гадилеккә сусаган. Җаны бар җыр 30 елдан соң да «йөрәккә кадала». Бу – артистлар таләп иткән «җиңел, кабатлана торган сүзләр кергән җыр» түгел, бу – тамырына ук мәгънә салынган җыр», – дип сокланган җырга һәм җырчыга шагыйрә Гөлинә Шәйхи.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 10 июль 2024
    Исемсез
    Фирзәр Мортазин көе . Бик матур җыр.
  • 9 июль 2024
    Исемсез
    Исәнмесез. Бу җырны , "Союемне аңларсың" Рэсим Низамов башкаруында ишеткәнем бар. Ф. Мортазин кое дип язылган иде дискта. Мин бу җырны булачак ирем белән очрашып йөргәндә язган идем. Сүзләрен библиотекада эшләүче туташ язган иде, Ләйлә исемле (ялгышмасам, күп еллар үтте) . Ноталары кызганычка каршы сакланмаган миндә, бер җырчы кызга дәфтәрне биргән идем. Рәхмәт, җырлаганыгыз очен
  • 9 июль 2024
    Исемсез
    Исәнмесез! Бу жыр чыннан да 90 чы еллар җыры. Аны
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100