Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сүз тыңламаган өчен, бер хатын 16 яшьлек кызына пычак белән кадаган

Сүз тыңламаган өчен, бер хатын 16 яшьлек кызына пычак белән кадаган

news_top_970_100
Сүз тыңламаган өчен, бер хатын 16 яшьлек кызына пычак белән кадаган
Кемерово өлкәсендә 55 яшьлек хатын-кыз үзенең 16 яшьлек кызына пычак белән ташланган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

26 апрельдә әни кеше кызыннан өй җыештырырга ярдәм итәргә сорый. Тик яшүсмер кыз әнисенең сүзен тыңламый.  Ул өйдә эш эшләмичә, урамда йөрергә чыгып китә.

Кыз кич белән генә урамнан кайта. Әнисе аны көтеп тора. Ана белән бала очрашкач, талаш чыга. Шул чакта анасы кызына пычак белән ташлана һәм баланың күкрәгенә пычак белән кадый. Имгәнгән кыз дусларына шалтырата һәм аны хастаханәгә илтәләр. Аңа табиблар ярдәм күрсәткән, хәзер кызның сәламәтлегенә куркыныч янамый, диелгән бу хәбәрдә.

55 яшьлек ананы кулга алганнар. Ул үз гаебен таный һәм тикшерүчеләргә ярдәм итә.

Былтыр бу хатынның малай үлгән. Шуннан соң аны психиатрга хисапка куйганнар. Агрессиягә бирелгән бу ана психолого-психиатрия экспертизасы узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100