«Сөйли торган материя»дән репортаж: «Шигырьне тыңлый белергә, аңа күнегергә кирәк»
9 декабрь көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шигъри-музыкаль кичәсе узды. «Татар-информ» хәбәрчесе кичәдә булып кайтты.
«Арзанлы концертлар карап, зәвыгыбызны югалтып бетердек»
Бүгенге кичәдә бер атуда ике куянны тотабыз. Беренчедән, монда концертның рәсми өлеше була. Шәһәр мэриясе ел дәвамында шәһәр тормышында актив катнашкан җәмәгать эшлеклеләрен, журналистларны, иҗатчыларны бүләкли. Икенчесе — «Сөйли торган материя» дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә.
Монда талантлы яшьләр катнаша, бу мине, илле яшьлек кешене, аеруча сөендерә. Минемчә, мондый чара бүгенге көндә бик тә кирәк, халык моңа зарыккан. Без зәвыксыз тирәләрдә йөреп, арзанлы концертлар карап, зәвыгыбызны югалтып бетердек кебек һәм халыкның да башын бутап икенче якка җибәрәбез шикелле, кызганычка. Мондый саф әйберләр, шушындый чын иҗат, профессиональ сәнгать безгә бүгенге көндә җитми, һәм ул беркайчан да артык түгел, чөнки кешегә альтернатива бирергә кирәк. Гел бертөрле ашатсаң, кеше бит инде аннан туя, — дип сөйләде кичәнең алып баручысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов.
- Чараны аның белән бергә Зилә Хәбибуллина алып барды.
- Сценарий авторлары: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова
- Куючы режиссёр: Резеда Гарипова
- Иҗат төркеме: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин; Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова; М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Артём Пискунов; Зөлфәт Закиров; Илсаф Нәҗипов; пианист, композитор, халыкара конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина; халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Гардисламова, Айдар Абдрахимов, Алмас Хөсәенов, Владислав Уткин, Сәидә Миңнегалиева; Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Наил Ибраһимов җитәкчелегендәге «Пантера» камера балеты.
Кичә Казан мэриясе тарафыннан оештырылды. Керү ирекле иде
Бүләкләнүчеләр
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан һәм республикабызның мәдәни һәм иҗтимагый тормышына үзләренең саллы өлешләрен керткәннәре өчен бүләкләнгән кешеләр:
- Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиәхмәтова;
- «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Фәезова (Әбүдәрова);
- ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов;
- ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин;
- Режиссер Резеда Гарипова;
- Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова (Луиза Янсуар);
- «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров;
- Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Алсу Мәгъсүмҗанова;
- Биюче һәм фламенко укытучысы Гөлсинә Галимуллина.
«“Калеб» тә Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова командасы шигъри кичәләрне бик эчтәлекле, заманча итеп эшли иде, шуңа мин аларга мөрәҗәгать иттем», — диде Гүзәл Сәгыйтова.
«Шушындый кичәнең булуы — без телебез, илебез, милләтебез өчен көрәшәбез дигән сүз»
Кичәдә шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, бию күрсәтелде. Җырлар яки камера хоры белән булды, я башка гадәти булмаган алымнар ярдәмендә бизәлгән иде. Мисал өчен, Айгөл Гардисламова «Бөдрә таллар» җырын пианино, гитара һәм чечётка белән башкарды.
Сәхнәдән яңгыраган шигырьләр:
Х.Туфан «Сөйли торган материя», Лена Шагыйрьҗан «Татар шагыйренең бәясе», «Икенче микрофон», Зөлфәт «Кем әле син?..», Н.Нәҗми «Булганнар бит бөек шагыйрьләр», М.Әгъләмов «Төн буе утырсаң…», Ә.Атнабаев «Кеше дигәннәрең кызык бит ул…», Р.Миңнуллин «Инде беләм», Г.Афзал «Матурлык эзлим», Р.Вәиев «Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә…», К.Сибгатуллин «Бүген төнлә…», Р.Әхмәтҗан «Кырларымда, әнкәй, иминлекме?..», «Дөнья тып-тын…», М.Галиев «Ходайга да бик күңелсез булыр…», Г.Тукай «Сөй гомерне», Р.Харис «Татарстаным минем», З.Туфайлова «Туган ил».
Барлык әсәрләрне дә тыңлап чыгу ялыктыргыч булмады, чөнки артистлар аларны эмоциональ бизәлеш белән тәкъдим итте. Шулай ук шигырьләр җыр-бию, музыка белән үрелеп барды. Фонда, сәхнәнең арткы өлешендә, матур графика ясалган иде.
Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин бик тетрәндергеч итеп «Кеше дигәннәре кызык бит ул…» һәм «Бүген төнлә…» шигырьләрен башкарды.
«Бүген минем җирем үлде» диелә шигырьдә. Ни өчен үлде, ничек үлде мин шуларны сөйлим. Хәзерге вакытта без нәрсәнедер югалта барабыз, үлеп барабыз, тик шушы шигырьдә битарафлык чагыла. Соңгы куплетта инде «Минем җирем үлде. Сез кешеләр кайда идегез?», — дигән. Бу шигырь битараф булмаска өнди. Үзебезнең тормыш белән яшәргә, кимчелекләребезне бетерергә һәм ниндидер зыян салалар икән, якларга куша ул, — диде Нуриәхмәт Сафин.
Мондый шигъри кичәләр кабатлансын, һаман да булсын иде. Шушындый кичәнең булуы — без телебез, илебез, милләтебез өчен көрәшәбез дигән сүз, — диде артист.
«Җыр, музыка шигырьнең мәгънәсен ачып бирергә ярдәм итә»
Шигырьне тыңлый белергә, аңа күнегергә кирәк. Әле безнең шигырь белән залларны тотканыбыз юк, шуңа күрә халыкны өйрәтү, шигырьне тыңларга күндерү өчен шушы алымны кулланырга була. Музыка, хор белән бәйләп эшләгәндә, сүз дә юк, шигырьне тыңлау җиңел. Ул аңлашыла, чөнки җыр, музыка шигырьнең мәгънәсен ачып бирергә ярдәм итә, — дип, үз фикере белән бүлеште Татарстан Республикасының һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров. Ул әлеге чарада тамашачы иде.
Гүзәл Сәгыйтова да халыкны шигырьләрне тыңларга әкренләп өйрәтергә кирәк икәнен әйтте. «Шигърият яшәргә тиеш. Әлбәттә, кемдер озын шигырьләрне тыңлый алмый инде, ә кемнәрдер миңа „Елап утырабыз“, — дип, СМСлар язды», — диде ул.
«Луиза әйтмешли, безнең җеннәребез туры килгән», — диде Резеда Гарипова үзләренең Луиза Янсуар белән уңышлы тандемнары хакында.
Нәрсә ул материя дигәндә, без бу кичәдә материя мәгънәсенә сүз мәгънәсен бирәбез. Сүз — ул сөйли торган материя. Сүзнең бүгенге буында мәгънәсе нинди, кешеләр сүзне ишетергә әзерме? Шуның өчен без шигырьләрне сайлаганда, танылган шагыйрьләрнең сирәк ишетелә торган шигырьләрен сайладык. Берничә популяр шигырь дә бар. Бу шигырьләрнең мәгънәләре бик күләмле. Лирик өлешләр юк. Мәхәббәт турында да сөйләшмибез, бу — җитди сөйләшү, интеллектуаль сөйләшү. Ул әзерлекле тамашачы өчен, — диде «Сөйли торган материя» шигъри-музыкаль кичәсенең сценарий авторларының берсе һәм куючы режиссёр Резеда Гарипова.