Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөйләшмичә йөргәнче, сугып ексын иде»

Янында Алисәсе бөтерелмәгәч, ризыкның тәме дә юк кебек тоелды аңа. Ул үзенең бер кирәкмәгәнгә үпкәләвен дә аңлый, әмма котыла алмый шул гадәтеннән.

news_top_970_100

Нинди үпкәли торган ир булды бу? Ирмени бу? Алисә ире белән өч ел гына яшәүгә карамастан, тәмам үзәгенә үтте Айзатның дәшмичә йөрүе. Хатын-кыз да үпкәләмәслек сүзгә үпкәли дә сөйләшмичә йөри. Атна, ай, 2 ай да узарга мөмкин… Әле беренче булып Алисә дәшмәсә, дәшмәвен дәвам итәр иде.

Гаилә булгач төрле чак була, әйткәләшмичә тормыйсың. Ничек инде ир башың белән авыз салындырып йөрергә була? Алисә «әйдә кибеткә», «әйдә авылга» дип әйткәч, ул торып киенә, җыена, әмма юл буе сөйләшми.

Алисә дә спектакль уйнап туйды инде. Иренә ачуы чыкса да, өйдәге тынлыкны бетерер өчен, иртәнге ашын әзерләп, берни булмагандай ирен уятып, эшкә озата, каршы ала. Ә ул һаман дәшми…

Алисә ире белән бу темага сөйләшеп тә карады. Әмма файдасы гына булмады… Айзат гаебе белән тавыш чыккан очракта да гаебен танымый, киресенчә, хатынын гаепле калдырып, дәшми йөрүен дәвам итә. Бернинди кысаларга да сыймаслык гамәл инде ир-ат өчен…

Алар бит ике ел очрашып йөреп өйләнеште. Ул вакытта да үпкәләшәләр иде, әмма егет алай дәшмичә йөрми иде. Өйләнешкәннәренә бер ел булды дигәндә Айзат дәшмичә йөрүен гадәткә кертте. Башта Алисә аның бу гамәлен уенга алды, «син чынлап сөйләшмисеңме ул», дип муенына барып сарыла иде. Аннары яшь хатын иренең дәшмичә утыруының чын икәнен аңлап алды. Кайвакыт Алисә «болай йөргәнче, бер сугып екса җиңелрәк булыр иде» дип тә уйлап куя.

Алисә иренең холкын өйрәнер һәм үзен тынычландыру өчен психология белән мавыгып китте. Өйдәге бу киеренкелектән кайгырып утырмаска, иренә ялынмаска өйрәнде, үз күңелен күтәрү өчен яраткан шөгылен булдырды. Бәлки ул дәшмичә ял итәдер дип, бу хәлләрне үз көенә калдырды. Ире Алисәне дәшми йөрергә өйрәтте бугай…

Күрәсең, Айзатка Алисәнең борчылып йөрүе, аның дәшмәвенә кәефе төшүе ошаган. Ире хатынындагы үзгәрешләрне бик тиз сизеп алды, чөнки бер алдына, бер артына төшеп, аны сөйләштерергә теләгән хатыны юк иде… «Ничек дәшми йөри әле бу?» — дип аптырап калды Айзат.

Беркөнне эштән кайтып керсә, фатирда караңгы, тынлык… Айзат шул берничә минут эчендә әллә ниләр уйлап бетерде — әти-әнисе янына кайтып киткән, берәр бәлага очраган… Әмма ирнең шул «дәшмәү» кагыйдәсе телефонны алып шалтыратырга кушмады. Берәрсенә шалтыратып сорасаң, тавыш башланачак… Ир фатир буйлап йөрде, тәрәзәдән карап хатынын күрергә өметләнде, телевизор кабызды, әмма аны карарга онытты, сәгатькә карый, әмма ул туктап калган кебек тоелды. Шул вакытта ул дәшмичә кыланып, яшь гомернең әрәм узуын аңлап алды. Алисә бүген кайтсын гына, ничек тә бу гадәттән арынырга тырышырга сүз бирде үзенә.

Коридорда шак-шок туфли тавышы, аннары ачкыч тавышы килде. Торып хатынын кочагына алып, гафу үтенергә әзер булган Айзат йоклап киткән кебек кыланды. Алинә аяк очына гына басып керде дә, йокы бүлмәсенә узды. Ул залда йоклаган булып ятучы Айзатка дәшмәде. Айзат та горурлыгын җиңә алмады, ач килеш йоклап китәргә мәҗбүр булды. Әмма ач карынга яту үзен сиздерде, иртә уянып чәй куйды, ашап алды. Уйланып утырып нәрсә ашаганын да аңлап бетермәде бугай. Янында Алисәсе бөтерелмәгәч, ризыкның тәме дә юк кебек тоелды аңа. Ул үзенең бер кирәкмәгәнгә үпкәләвен дә аңлый, әмма котыла алмый шул гадәтеннән.

Айзат бар горурлыгын җиңеп, йокы бүлмәсенә атлады. Караватка утырды да тәмләп йоклап яткан хатынына озак карап торды. Ә хатыны чибәр бит аның, уңган, тәмле телле… Ул сак кына иелеп, хатынының бит очыннан үбеп алды, Алисә күзләрен шар итеп ачып аптырап калды. Ничек сүз башларга белмәгән Айзат: «Кичә кайда йөрдең?» - дип сорады. «Сөйләшә торган кешеләр янында», - диде Алисә тыныч кына. Алар икесе дә тыела алмыйча көлә башлады. Айзат хатынын кочагына алды да, «мин дә сөйләшә башлыйм», диде. Алар янә көлешергә тотынды…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100