Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөйләшә белергә кирәк!»: Татарча сөйләшә белүнең файдасы турында бер мисал

«Балтач таңнары» газетасы журналисты Дамир Хәйретдинов татарча сөйләшә белүнең файдасына мисал китерә.

news_top_970_100
«Сөйләшә белергә кирәк!»: Татарча сөйләшә белүнең файдасы турында бер мисал

Татарча сөйләшә белүнең файдасына менә сезгә бер мисал.

Татарча, башкортча сөйләшә белүнең файдасы шулчаклы гына, дип кырт кисүчеләр бар. Янәсе, Татарстаннан, Башкортстаннан читккә чыктың исә, бу телләрдә сөйләшкәндә сине беркем аңламый. Шулай дип фикер йөрткән ата-аналар арасында мәктәптә башкорт, татар телен укыту турында бәхәсләр дәвам итә. Баксаң, инде фәннәр милли телләрдә укытылмый да. Барыбер ана теле һәм дәүләт теле сыйфатында укытылган татар, башкорт телләренә карата фикерләр төрлечә. «Мәктәптә ул телләрне укыту нәрсәгә кирәк, балалар болай да сөйләшә беләләр. Алар урынына математика, рус телләрен укыту сәгатьләрен арттырсалар яхшырак булыр иде», — дигән сүзләрне ишетмәс өчен мин ата-аналар җыелышларына йөрмәдем.

Элек районда фәннәр татар телендә укытылган мәктәпләр бар иде. Хәзер мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, БДИны русча тапшырырга кирәк, янәсе. Элек тә югары уку йортларына кергәндә кабул итү имтиханын рус телендә тапшыралар иде. Ул чакта мәктәптә фәннәрне татарча үзләштергәннәр югары белемсез калмады бит. Татарстан Республикасының элекке Президенты Минтимер Шәймиев: «Мин татар мәктәбен тәмамладым. Математика, физика һәм башкаларны татарча укыдым. Президент булдым бит», —дип сөйләгән иде, телләрне укыту мәсьәләсе күтәрелгән бер телетапшыруда.

Янә бер дәрәҗәле шәхес: «Татарча белсәм, мин Иранда, Мисырда, Төркиядә иркенләп йөрер идем» — ди. Телләр якынлыгын исәпкә алганда, татарча белүнең файдасын күрүчеләр бар бит.

Мәсәлән, безнең Балтачта русча сөйләшүчеләр юк диярлек. Район җирлегендә яшәүче мари һәм удмурт вәкиле очрашса, татарча аңлашалар. Татарча сөйләшергә алар мәктәптә укып түгел, үзара аралашып өйрәнәләр.

Башкортстаннан, Татарстаннан читкә чыктың исә, татар, башкорт телләрен белүнең кирәге юк дип, милли республикаларда бу телләрне дәүләт теле сыйфатында өйрәнүдән баш тартып: «Үз телегезне үзегез генә белегез, башкаларга такмагыз», —дип хаталанган рус һәм башка милләт вәкилләре өчен китерергә телим бу мисалларны.

Бу хәл турында Яңа Ямурза авылында яшәүче, мари милләте вәкиле Сәлимҗан Нәҗметдинов сөйләгән иде.

СССР чорында үзара аңлашу теле булып рус теле исәпләнде. Союзда яшәүче һәр граждан рус телен үзләштерергә тиеш иде ул чакта. Тик союздаш республикаларның барысында да рус телен өйрәнергә атлыгып тормадылар.

1987 елда Сәлимҗан Нәҗметдинов Әзербайҗанга санаторийга юллана (кайсы шәһәргә икәнен хәтерләмим). Ял итү урынына бер кыенлыксыз барып җитә ул, урнаша. Анда рус милләтеннән тагын ике ир.

— Ну что, отметим что ли знакомство. Давайте я угощу. Быстренько сбегаю в магазин, — дип берсе кибеттән аракы алып килмәкче була.

Тик күп тә үтми, башын түбән иеп палатага кире килеп керә…

Россиядә бу товар ул чакта талон буенча гына сатылса да, союздаш республикаларда аракы кибет киштәләреннән югалып тормады.

— А ну-ка, я сбегаю. Это что такое, они россиян обижают, —дип палатадагыларның икенчесе, масаеп, кибеткә йөгерә. Ләкин ул да палатага буш кул белән кайтып керә: «Это что за город? Когда сюда добрался с таксистом, еле объяснились. И в магазине по-русски не разоваривают», —дип гаҗәпләнә кибеттән буш кул белән килгән ир.

Товарны алып киләчәгенә ышанган Сәлимҗан палатадагыларга:

— Вот я сейчас схожу в магазин и приду с товаром.

— Не ходи, Салимьян. Не дадут они нам водку. Все, мое настроение уже испортилось, —ди ял итәргә килүчеләрнең берсе.

— Спорим! Сейчас я приведу вас в хорошее настроение, —ди Салимьян.

Бәхәсләшәләр. Ә бәхәсне татарча сөйләшә белгән мари милләте вәкиле Сәлимҗан ота. Палатага ул товар белән кайтып керә.

— Как тебе удалось? —дип күзләре шар була палатадагыларның.

— Разговаривать надо уметь, —дип күкрәк киерә Сәлимҗан.

— Ты что, владеешь азербайджанским?

— Азербайджанским не владею, хотя сам мариец, но по-татарски разговаривать могу. Азербайджанский и татарский— родственные языки.

Чынлап та, Сәлимҗан кибеттәге сатучыдан аракыны татарча сорап ала.

Баксаң, сатучының санаторийга килгән рус милләте вәкилләренә аракы бирмәве милләт аерудан булмаган икән. Санаторийга ял итәргә килүчеләргә, гомумән, аракы сатмаска кушкан булганнар. Ә кибеткә кереп товарны татарча сораган Сәлимҗанны сатучы санаторийга ял итәргә килүче дип уйламагандыр, күрәсең.

Менә бит ул татарча сөйләшә белүнең файдасы!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100