news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөйгәненең хыянәт итүен әйткәч, ярсыган ир гайбәтче хатынны үтереп, мәетен тураклаган

Җинаятьче ир хатынының дустын мунча миченә тыгып яндырмакчы булган.

news_top
Сөйгәненең хыянәт итүен әйткәч, ярсыган ир гайбәтче хатынны үтереп, мәетен тураклаган
https://pixabay.com

Алтайда кисәкләргә туракланган хатын-кыз мәете табылган. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Турочак районының Кебезень авылында була. Якынча белешмә буенча, 14 февральдә 46 яшьлек ир-ат сөйгәненең дус хатынын үтерә. Мәрхүмә кунакка килә һәм иргә хатынының хыянәт итүен хәбәр итә. Ир ачудан дус хатынны үтереп ташлый.

«Иртән уянгач, ир ни эшләгәнен аңлап ала. Ул мәеттән котылырга план кора. Балта ала һәм мәетне тураклап, йорты янындагы мунча мичендә яндырырга маташа», диелә ведомство хәбәрендә.

Ләкин ул җинаятен азакка кадәр җиткерә алмый. Шуннан соң мәет калдыкларын капчыкка тутыра һәм базга илтеп ыргыта. Мәрхүмәнең туганнары моны белеп ала һәм полициягә хәбәр итә.

Җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлыйлар һәм сак астына алалар. Җинаять эше ачылган. Бу кеше моңа кадәр дә хөкем ителгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар