Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгәнен урлап алып киткән егетне ирегеннән мәхрүм иттеләр

Бер ел чамасы очрашып йөргәч, кыз егет белән араларны өзәргә тели.

news_top_970_100
Сөйгәнен урлап алып киткән егетне ирегеннән мәхрүм иттеләр
https://pixabay.com

Түбән Новгородта яшәүче егет сөйгән кызын кияүгә чыгарга күндерә алмагач, урлаган. 23 яшьлек егет ике иптәше белән бергәләп, сөйгәнен Владимир шәһәренә алып китеп барган. Хәзер аңа хөкем карары чыгардылар һәм ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2018 елда Константин (исемнәр үзгәртелә) һәм Дарья очрашып йөри. Ләкин бер ел чамасы йөргәч, җәй көне Дарья егеткә аерылышуын әйтә, башка килеп йөрмәскә куша. Егет тиз генә бирешергә теләми, ул чәчәкләр, бүләкләр ташый. Көз җитә, Дарья фикерен үзгәртми. 

Шуннан соң Константин кызны урлый. Ул ике иптәшен ярдәмгә чакыра. 11 декабрьдә егетләр пневматик пистолетлар белән коралланып, машинага утыралар һәм Дашаны өй янында саклап торалар. Кыз эшкә барырга чыккач, аңа пистолет белән янап, машинага утырталар һәм алып китәләр. Даша бик курка, ул каршы тормый. Егетләр аның паспортын, телефонын тартып ала. Шуңа кадәр Даша әнисенә хәбәр итәргә өлгергән була. 

Әни кеше полициягә мөрәҗәгать итә. Бу арада кызны Владимир шәһәренә кадәр алып китәләр.  

12 декабрьдә кызны коткаралар. Ул исән-сау.

Константин һәм аның ике дустына карата җинаять эше ачыла. Тикшерү ике ел чамасы дәвам итә. 2021 елның 27 гыйнварында суд карары чыга. Егетләрнең иң олысын 5 ел 8 айга гомуми режимлы колониягә, аның дусларын 4,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр. Кыз урлауны оештырган егетне суд залында кулга алалар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100