Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгәне белән язылышкач, берничә сәгатьтән кәләш үлгән һәм аның органнарын алганнар

Яшь хатынның органнары алты кешене коткарып калырга ярдәм иткән, йөрәген бер балага күчереп утыртканнар.

news_top_970_100
Сөйгәне белән язылышкач, берничә сәгатьтән кәләш үлгән һәм аның органнарын алганнар
https://pixabay.com

Британиянең Стаффордшир графлыгында 34 яшьлек ир-ат хастаханә палатасында өйләнә. Кәләш — бу ир-атның авариядә имгәнеп беткән һәм үлеп баручы сөйгән кызы була. Язылышу тантанасы беткәч, берничә сәгатьтән кыз вафат була. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Грег Питерс исемле ир-ат 28 яшьлек Анна Ледгар белән ел ярым элек танышулар сайтында очраша. Аннары алар бергә яши башлый, туй турында хыялланалар. Ләкин Питер тәкъдим ясарга ашыкмый.

18 октябрьдә Анна спортзалга эшенә китә һәм юлда авариягә очрый. Берничә сәгатьтән Грегка шалтыраталар һәм фаҗига турында хәбәр итәләр.

 «Мин хастаханәгә чаптым. Анда барышлый, бик борчылмаган идем. Аннаның кулы гына сынгандыр, бар да яхшы булыр дип өметләндем», — ди егет.

Хастаханәдә ачыкланганча, Аннаның башы имгәнгән һәм ул бик начар хәлдә була. Кызны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Табиблар сүзләренчә, Аннаны коткарып калып булмаячак.

Шуннан соң, Грег үлеп бара торган сөйгән кызына өйләнергә була. Ул кызның анасыннан рөхсәт сорый. Әни кеше каршы килми. Кияү кәләшнең бармагына балдак кидерә. Бу балдакны егеткә әбисе биреп калдырган булган. Тантанада Аннаның туганнары була. Кияү белән кәләшкә фатиханы хастаханәгә килгән рухани бирә. 

Бераздан кыз вафат була.

Грег Питерс сүзләренчә, Аннаның органнарын алалар һәм алты кешегә ярдәм итәләр. Кызның йөрәген бер балага күчереп утырталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100