news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөйгәне белән кавыша алмаган кыз Казан урамы уртасына чыгып яткан - видео

Машиналар күп йөри торган урында юлда ятучы кызны видеога төшереп алганнар.

news_top
Сөйгәне белән кавыша алмаган кыз Казан урамы уртасына чыгып яткан - видео

Казанда яшь кыз юлга чыгып яткан. Ул машиналар йөри торган урында булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.

Кызның җәяүлеләр йөри торган «зебра»да ятып торганы сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә тарала. 

Видеоны төшерүче хатын юлда ятучы кыз янына бара. Ул кызның юлда яту сәбәбен белешә. «Мин аны яратам дип әйтәсем килә», — дип җавап бирә юлда ятучы кыз. Ул сөйгән егетенең исемен атамый.

«Сез теләсәгез нишләгез, тик мин аны сөйрәп алып китеп, бәргәләр идем. Борчыласың икән, берәр кайнар элемтәгә шалтырат, мендәреңне кочаклап ела, бу бит забастовка түгел. Ул башка кешеләрнең юлын каплый, эгоизм инде бу», «Эшсезлектән һәм башсызлыктан», «Психиатрлар бригадасын чакырдыгызмы?» — дип яза социаль челтәр кулланучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар