news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөйгән кызына романтик кич ясарга җыенган егет кулын пешергән

29 яшьлек егет йорт подъезды янында сөйгән кызына могҗиза күрсәтмәкче булган.

news_top
Сөйгән кызына романтик кич ясарга җыенган егет кулын пешергән

Мәскәүдә сөйгән кызы белән очрашу вакытында бер егетнең кулы пешкән. Бу турыда  РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Система администраторы булып эшләүче егет сөйгәненә романтик кич ясарга җыенган. 29 яшьлек егет кызны үз йорты янына алып кайткан. Подъезд янында бенгаль утлары яндырган. Таякчыклар егетнең кулында янып киткән. Мөгаен, утлар дөрес ясалмаган булгандыр. Бенгаль утлары көчле итеп янып, егетнең учлары пешеп беткән.

Романтик кич ясыйсы егетне «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар