news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөйгән кызын үпкәләткән өчен, бер ир-ат Чаллыдагы чәчәк кибетен тар-мар китергән - видео

Сөйгән кызын үпкәләткән өчен, бер ир-ат Чаллыдагы чәчәк кибетен тар-мар китергән - видео

news_top
Сөйгән кызын үпкәләткән өчен, бер ир-ат Чаллыдагы чәчәк кибетен тар-мар китергән - видео
19 апрельгә каршы төндә Чаллы шәһәрендә бер ир-ат чәчәк кибетен тар-мар итеп ташлаган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Чаллы үзәгендә урнашкан чәчәк кибетенә билгесез ир-ат килеп керә. Ул җәнҗал чыгара, кибетчегә яный башлый. Шуннан соң бу ир-ат кибетчене кыйный, чәчәкләр куелган киштәне аудара һәм чыгып китә.

Тәртип сакчылары тиз арада бу ир-атны тоткарлый. Ул ни сәбәпле шундый эш эшләгәне турында үзе сөйли. Имеш алдагы көнне шушы кибетче аның сөйгән кызын үпкәләткән. Ир-ат шуның өчен үч алган.

"Дельта" мониторинг станциясе үзәге әлеге вакыйга кадрларын да күрсәткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар