Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгән кызы ташлап китү сәбәпле фаҗигале адымга барган егеткә багышлап бәет язганнар

Бәетне Балык Бистәсе районында яшәүче егеткә багышлап, Рәшидә Фәхриева-Хуҗина бәет язган.

news_top_970_100
Сөйгән кызы ташлап китү сәбәпле фаҗигале адымга барган егеткә багышлап бәет язганнар

Балык Бистәсе районы Тегермәнлек авылында яшәүче бер егетнең сөйгән кызы 8 март көнне башкага кияүгә чыккан. Социаль челтәрләрдә егетнең танышлары язуынча, кызның әти-әнисе бу егеткә балаларын кияүгә бирүгә каршы булган. Егет «Сагынырсың әле» җырын башкарган һәм үз-үзенә кул салган.

Бисмилләхи рахман-и-рахим дип,

Башлыймын бәетемне.

Еламыйча сез укыгыз,

Минем язган бәетемне.


Эх, җаныем, нишләдең син?

Иртән ниләр уйладың?

Ятлар белән тормыш башлап,

Онытырмын дип уйладың.


Ничек кенә уйласаң да,

Онытылмый сөйгән яр.

Төшләреңә керермен мин,

Алдыңда елар чаклар.


Бер-беребезне яраттык без,

Куллар кулда иделәр.

Арабызга читләр керде,

Калды татлы мизгелләр.


Әти-әниең кереп арага,

Эзләде сиңа кияү.

Тиң яр диеп, гел үгетләп,

Биреп тордылар киңәш.


Эх, җаныем, син этәрдең,

Шушы хәлне эшләргә.

Син миннән көлмәгән булсаң,

Менмәс идем җепләргә.


Ике егет белән йөреп,

Син бит миннән көлгәнсең.

Бәхетле яшәрмен димә,

Алда әле күрәсең.


Мин яраттым сине шашып,

Хисләрем чиста иде.

Тик әти-әниең безнең арага,

Белмим нәрсәгә керде?


Мин бит сине өзелеп сөйдем,

Син моны белә идең.

Әти-әниең арага кергәч,

Син аларга ни дидең?


Мине ташлап башка ярга,

Нигә чыктың кияүгә?

Синең ялган вәгъдәләргә

Белмим нәрсә дияргә.


Мин киттем синең яныңнан,

Мәңгелеккә хушлашып.

Яшәгез матур тормышта,

Тормышыгыздан ямь табып.


Уйланырсың, хисләнерсең,

Минем җырымны тыңлап.

Тик акылга син килерсең,

Еллар үткәч, бик соңлап.


Әти-әни, сеңелкәшем,

Калдылар миннән елап.

Әти-әни, сеңелкәшем,

Бәхиллек сорыйм соңлап.


Әти-әни, туганнарым,

Миңа бәхил булыгыз,

Кыска гомерле булган шул,

Сезнең газиз улыгыз.


Үстердегез сөеп-назлап,

Җил-давыллардан саклап.

Сездән алда мин китәмен,

Якты дөньяны ташлап.


Сөю гөлем бөреләнде,

Чәчәк ата алмады.

Бөреләнгән иде дә бит,

Тик аны кырау алды.


Күршеләрнең бакчасында,

Әй әйбәт уңган суган.

Бетеренмәгез гел елап,

Язмышым шулай булган.


Аланлыкта кып-кызыл,

Шулкадәр уңган миләш.

Үзәкләрегез өзелер,

Яшьтәшләремне күргәч.


Яз көнендә бакчабыз,

Шау чәчәккә күмелде.

Бигрәкләрдә әниемнең,

Үзәкләре өзелде.


Әти, сеңлем, туганнар,

Сез әнине саклагыз.

Бәйрәмнәрдә хәер биреп,

Дога кылып торыгыз.


Ә сөйгәнем, сиңа җырым кала,

Сагынганда шуны тыңларсың.

Ялгыз калган чакта моңсуланып

Бергә булган чакны уйларсың.


Рәшидә Фәхриева-Хуҗина, Питрәч районы, Татар Казысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100