Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгән кызы белән талашкач, солдат егет авызын энә һәм гади җеп белән тегеп куйган

Чиләбе өлкәсендә хезмәт итүче егетнең фотолары социаль челтәрләрдә таралган.

news_top_970_100
Сөйгән кызы белән талашкач, солдат егет авызын энә һәм гади җеп белән тегеп куйган
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсендәге Чибәркүл хәрби частендә хезмәт итүче 19 яшьлек Иван Ш. авызын гади энә һәм гади җеп белән тегеп куйган. Егет сөйгән кызы белән талашкач шундый эшкә барган. Хәрби доклад социаль челтәрләрдә таралган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Вакыйга 15 декабрьдә кич белән була. Егет башта анасы белән сөйләшә, аннары сөйгән кызына шалтырата, алар талашалар. Әлеге низаг Иван 8 ай элек сөйгәненең дус кызларына комплимент ясаган өчен чыга.

Шуннан соң Иван сөйгәне белән талашуына борчыла, үзен җәзага тарта. Егет бәдрәфкә кереп бикләнә һәм авызын тегеп куя.

Дежур офицер моны сизеп ала. Ул битлек кигән рядовойны туктата, сораштыра. Аннары битлек салгач, тегелгән авызны күреп ала.

Иванны медицина частенә илткәннәр, җепне алып, яраны эшкәрткәннәр. Тикшерү бара.

Солдатның анасы бу вакыйга турында «КП» журналистыннан ишетә. Моңа кадәр аның белән хәрби частьтән элемтәгә чыкканнар һәм Иванның хастаханәдә булуын әйткәннәр, тик ни булганын аңлатмаганнар. Әни кеше баласының моңа кадәр андый эшләр эшләмәвен әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100