Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгән егетенең туган көнен уздырганда яшь кызны баржа астындагы су суырып алган

28 яшьлек кызны бер атна дәвамында эзләгәннәр.

news_top_970_100
Сөйгән егетенең туган көнен уздырганда яшь кызны баржа астындагы су суырып алган
https://pixabay.com

Омск шәһәрендә 28 яшьлек Анжелика Иртыш елгасында суда батып үлгән. Аны баржа астына су суырып алып кереп киткән. Бу турыда «Новый Омск» сайты язды.

12 июньдә Анжелика дуслары һәм туганнары белән бергә елга буена килә. Яшьләр парк янындагы урында яр буенда бәйрәм уздырмакчы була. Анжеликаның сөйгән егете туган көнен бәйрәм итә. 

Якынча версия буенча, Анжелика дуслары яныннан читкәрәк китә һәм су буена төшеп аягын чылатмакчы була. Бу урында су коену тыелган. Шул чакта Анжеликаны су суыра башлый, моны егете күреп ала. Бу турыда «Омск.Онлайн» сайты полициягә сылтама белән хәбәр итә. 

Урынга полиция һәм водолазлар бара. Югалган кызны «Доброспас-Омск» коткару-эзләү отряды да эзләшә. «Компания Иртыш буенда ял итә. кыз аягын чылатырга китә. Аны баржа астына су тартып керткән. Аның баш киеме Иртыш буйлап агып киткәнен күргәннәр, дип сөйлиләр», — ди коткаручы отряды вәкиле. 

Анжелика турында бер атна дәвамында бер хәбәр булмый. 19 июньдә кызның мәете табыла. «Ул кешеләр күз алдында һәлак булган — аны баржа астына су суырып алып кереп киткән», — дип аңлатканнар Эчке эшләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100