news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Сине сагынып» җырының премьерасын тәкъдим итте

Җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.

news_top
Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Сине сагынып» җырының премьерасын тәкъдим итте
«Татар-информ» архивы

Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Сине сагынып» җырын яздырган.

«Көтеп алган премьера. Барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлый аласыз. Авторларга зур рәхмәтемне белдерәм», — дип язган яшь җырчы.

Яңа җырның сүзләрен шагыйрә Эльмира Җәлилова, ә көен композитор Эльмир Низамов язган.

«Сәйдә, һәрбер җырың йөрәккә үтеп керә. Тавышың искиткеч, үзең чын татар кызы! Күзләр генә тимәсен сиңа!», «Туп-туры йөрәккә бу җыр… Искиткеч!», «Сихри моң», «Күңелгә үтеп керде дә шунда калды», — дип комментарий калдырган яңа җырны тыңлаучылар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар