Сәйдә Мөхәммәтҗанова 87 яшьлек әбисе белән парлап җыр башкара
Видеоны Сәйдә инстаграмга урнаштырган.
Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова 87 яшьлек әбисе белән парлап җырлаган. Матур видео Сәйдәнең инстаграм сәхифәсен бизи.
Сезгә Илһам Шакиров репертуарыннан «Һаман яратам» җырын тәкъдим итәсебез килә. Минем дәү әнием Мәрьям Газизовага 87 яшь. Дуслар, ничек уйлыйсыз, 87 яшьтә мин дә шулай матур итеп җырлый алырмынмы икән?» — дип язган ул.
«Сөбханалла, нинди матур моң агыла», «Әлбәттә, җырлаячаксың, Сәйдә, геннар йокламый сездә, әбиеңә 97дә дә шулай җырларга язсын», «Афәрин, җаный. Син татарыбызның йөзек кашы. Дәү әниегез дә бик күркәм. Аңа саулык-сәламәтлек телим», — дип уңай комментарийлар һәм смайллар калдырганнар Сәйдәгә.