news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәясәтче Владислав Сурков: «Аллаһ исеме Конституциягә языламы-юкмы, Аллаһка барыбер»

Конституциядә Аллаһны искә алу турында инициатива барлыкка килгән иде.

news_top
Сәясәтче Владислав Сурков: «Аллаһ исеме Конституциягә языламы-юкмы, Аллаһка барыбер»
http://kremlin.ru/

Россия Президентының элеккеге ярдәмчесе Владислав Сурков Сәяси конъюнктура үзәге директоры Алексей Чесноковка интервью биргән. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Әңгәмә барышында Владислав Сурков Россиянең төп законында Аллаһ исемен искә алу турындагы фикере белән уртаклашкан. Ул Конституция реформасын җентекләп өйрәнмәгән. «Яңалыкларда чыккан хәбәрләрне укыдым. Анда әле соңгы текст та билгеле түгел бит», — дигән ул.

Сурков Конституциядә Аллаһны искә алу турында инициативаны да ишетеп белүен, ләкин бу турыда үзе уйланмаганын әйтә. «Минемчә, Аллаһ исемен Конституциягә язалармы-юкмы, Аллаһка ул барыбер. Бу аның өчен көлкедер. Һәрхәлдә, мин аралаша торган Аллаһка шулай», — дигән Сурков.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар