Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәясәтче, экс-депутат хатын 12 яшьлек улын гантель белән бәреп үтергән дип шикләнәләр

Малайның мәетен абыйсының йортында идән астында бетонлап куйганнар.

news_top_970_100
Сәясәтче, экс-депутат хатын 12 яшьлек улын гантель белән бәреп үтергән дип шикләнәләр
https://astr.sledcom.ru

Әстерхан өлкәсендә 4 мартта югалган 12 яшьлек баланы үз анасы үтергән дип шикләнәләр. Аңа карата «Баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитетының Әстерхан өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

6 мартта ир белән хатын 12 яшьлек баланың югалуы турында хәбәр итә. Алар малай мәктәпкә таба китүен һәм әйләнеп кайтмавын сөйли. Тикшерү эшләре барышында 19 июньдә баланың мәете табыла.

«Мәет бу гаиләнең олы улы яши торган йортта идән астында бетонга күмеп куелган иде. Тикшерү версиясе буенча, малай 4 мартта өйдән чыгып китә һәм икенче көнне иртән генә кайта. Талаш вакытында 56 яшьлек анасы аңа гантель белән суга. Балигъ булмаган бала урында ук үлә. Баланың гаиләсе тикшерүне ялган юлга кертеп җибәрергә маташа. Алар берничә тапкыр баланы өй янында күрүләрен әйтә. Алар видеокүзәтү камераларындагы кадрларда күрсәтелгән кешеләр арасында да улларын таныган булып кылана, бала исән дип күрсәтәләр», диелә бу хәбәрдә.

12 яшьлек улын үтерүдә шикләнелүче хатын элек депутат булып эшләгән, ул — җәмәгать эшлеклесе Галина М. булуы билгеле. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Галина өч ай буена баласын эзләгән булып кылана. Ул улын качып китте ди, хәтта мәгариф системасын да гаепли, баласы белән төшкән видеоны социаль челтәрләргә куя, баланың югалу сәбәпләрен аңларга «тырыша». Шул вакытта бу хатын сәясәт белән шөгыльләнә, иҗтимагый эшләрдә катнаша. 

21 июньдә Галинаның кызы социаль челтәрдә пост яза. «Һәрвакытта да минем әнием иң яхшысы дип санадым», — ди ул. Кызның аккаунтында бары шушы гына язма тора, калганнары күренми. Аның 881 язылучысы да бар.

«Бу фаҗигале көнгә кадәр минем әнием иң яхшы әни дип санадым. Ни булганны беркем дә, шул исәптән әти дә белмәде. Мин безнең энебез белән бар да яхшы булуына ихлас ышанган идем, ул исән һәм тиздән кайтыр дип көттем», — дип яза бу кыз.

Ул энесен эзләшкән кешеләргә рәхмәт әйтә, әтиләрен борчымаска сорый. «Бер мизгелдә бар да бетте. Мин абыйсыз, әнисез калдым, әти дә чыдамас инде. Аңа шалтыратмавыгызны үтенәм», — ди ул.

Мәрхүм малай спортчы була, ул - тхэквондо буенча Көньяк федераль округ чемпионы. Аның мәетен 19 июньдә абыйсының өендә бетонга катырып куелган килеш тапканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100