Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөяркәләре белән интимны видеога төшереп барган хатынны нинди җәза көтә?

Чаллыда яшәүче хатын ир-атлардан акча таләп иткән.

news_top_970_100
Сөяркәләре белән интимны видеога төшереп барган хатынны нинди җәза көтә?
Чаллыда яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз үзе белән очрашкан ир-атларны интим төшерелгән видеоязмалар ярдәмендә шантажлаган. Әлеге хатынны ике елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда Чаллы прокуратурасына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте. 

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 42 яшьлек хатын беренче корбанын "Созвездие" сәламәтләндерү комплексына алып килә. Шунда интим якынлык булачак дип өметләндерә. Хатынга ярдәм итүче тагын бер кеше була. Алар интим процессын видеога төшереп бара. Шуннан соң интим эзләп килгән ир-атны җибәрмичә торалар. Видеоязманы интернетта тарату белән яныйлар. Шантажчылар 18 мең акча таләп итә. 

Бер елдан соң бу хатын кармагына тагын бер ир-ат эләгә. Аны Чаллыдагы фатирда бикләп тоталар. Әлеге ир-атка интимлы видеоны гаиләсенә күрсәтү белән яныйлар. Шантажчы бу юлы 10 мең сум акча таләп итә. 

Законсыз рәвештә иректән мәхрүм иткән, акча таләп иткән өчен 42 яшьлек хатынны суд ике елга ирегеннән мәхрүм иткән. Аны гомуми режимдагы төзәтү колониясенә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100