Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сөял кебек ярадан башланды": Юлия Началованың әтисе кызының үлеме сәбәбе турында тулырак сөйләгән

"Сөял кебек ярадан башланды": Юлия Началованың әтисе кызының үлеме сәбәбе турында тулырак сөйләгән

news_top_970_100
"Сөял кебек ярадан башланды": Юлия Началованың әтисе кызының үлеме сәбәбе турында тулырак сөйләгән

Мәрхүмә җырчы Юлия Началованың әтисе Виктор Началов кызының үлеме сәбәбе турында тулырак сөйләгән. Бу турыда ФАН басмасы хәбәр итте.

Әтисе сүзләренчә, Юлия медицина ярдәмен вакытында алмаган. Ул табибларга вакытында мөрәҗәгать итмәгән. «Фаҗига аяктагы ярадан башланды», дип әйткән Виктор Началов.

«Бик соңга калып табибка бардык. Юлиянең уң аягындагы баш бармагында кечкенә генә яра бар иде. Сөял кебек», — дигән ул.

Әтисе сүзләренчә, җырчы озак вакыт биек үкчә киеп йөргән һәм аягын кырган. Бераздан Юлиянең аягы шешкән. Беренче тапкыр операция ясаганда, аның шушы шешен чистартканнар. Аннары авыру бераз җиңеләйгән кебек булган, тик бу урын үлекли башлаган. 

  • Җырчы 8 мартта хастаханәгә ятты һәм  16 мартта 38 яшендә вафат булды. Сәбәбе - сепсис, ягъни каны зарарлану. Канга инфекция аягындагы төзәлмәс ярадан эләккән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100