Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөяк һәм тире» - Унөч яшьлек кыз ябыгып, ундүрт килога калган

Бурятия табиблары үсмернең гомерен саклап калган.

news_top_970_100
«Сөяк һәм тире» - Унөч яшьлек кыз ябыгып, ундүрт килога калган
https://pixabay.com

Бурятиядә яшәүче 13 яшьлек кыз бала ябыга башлый һәм 14 килограмм авырлыкта кала. Анасы моны баланың авыруы белән аңлата, тик үзе табибларга мөрәҗәгать итми. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Заиграевский районында яшәүче 13 яшьлек кыз баланы 2020 елның 21 ноябрендә хастаханәгә китерәләр. Ул ябыгып беткән була. Балада чын мәгънәсендә сөяк һәм тире генә калган. Аны үлчәгәч, табиблар да шок халәтендә була. Кыз 14 килограмм авырлыкта икәне ачыклана.

Табиблар Тикшерү комитетына һәм прокуратурага хәбәр итә. Әлеге вакыйганы Бурятия тикшерүчеләре өйрәнә башлый. Шуннан соң «балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларны тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Ябыгып беткән баланың бер авылда әнисе белән яшәвен ачыклыйлар. Бу хатын өч баласын бер үзе үстерә. Гаилә опека органнарында хисапта тормый.

Хатын кызының коточкыч халәтен үзенчә аңлата. «Аның сүзләренчә, бала туганда травма алган, аның гомуми авыруы бар, шуңа күрә ябыккан. Ул кызын дәвалау өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән. Баланың хәле бөтенләй начарланганга кадәр табибларга күрсәтмәгән», — дип сөйләгәннәр «КП-Иркутск» сайтына Тикшерү комитетында.

Хәзер тикшерү эшләре дәвам итә, экспертизалар билгеләнгән, баланың ябыгу сәбәбе ачыкланачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100