Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәяхәтче Вафиннар:«Америкада татар шерифы белән таныштык, Австралиядә туганны таптык»

Вафиннарның дөнья тирәли сәяхәткә чыгып китүләренә ике ел. Гаилә башлыгы Айдар хис-кичерешләре белән уртаклашты, сәяхәтчеләргә киңәшләрен бирде.

news_top_970_100
Сәяхәтче Вафиннар:«Америкада татар шерифы белән таныштык, Австралиядә туганны таптык»
Айдар Вафин

Сәяхәт итәргә яратучылар чикләр ябылуны авыр кабул итте. Бигрәк тә озын кышка кергәч, кояшлы илләр турында хыялланучылар артты. Менә-менә чикләр ачылыр да, халык чемоданын асып, самолетка йөгерер төсле. Ә бүген диңгез дулкыннарында иркәләнү турында хыялланган арада утрак тормыштан да файда алып калырга ашыгыйк: телләр өйрәник, акча ягын карыйк, план корыйк. Бу уңайдан, дөнья күргән сәяхәтчеләрнең киңәшләренә колак салу да комачауламас.

Диләрә һәм Айдар Вафиннар, ике кечкенә кызларын да алып, моннан ике ел элек дөнья тирәли сәяхәткә чыгып киткәннәр иде. Аңарчы да чит илдән кайтып кермәгән гаилә Австралия, Яңа Зеландия, Америка, Бали кебек гади халыкка тансык булган илләрнең һәркайсында берничә ай яшәп алды. Аннары Казандагы йортларына кайтып, иркенләп торырга өлгермәделәр — Төркиянең Истанбул шәһәренә күченеп киттеләр. Бер сәяхәт итәргә өйрәнгән күңел һәрчак ашкынадыр, күрәсең. Вафиннар әйтүенчә, бу да әле соңгы нокта түгел. Чикләр ачылу белән, җәйгә таба алар яшәү урыннарын тагын алыштырырга җыена. Әлегә олы кызлары Истанбулның шәхси мәктәбендә инглиз телендә белем ала, төпчекләре балалар бакчасына йөри. Бергәләшеп төрек телен өйрәнәләр, яңа мәдәниятне үзләштерәләр.

Айдар, дөнья тирәли сәяхәт итү идеясе ничек туды? 

— Моңарчы бизнес, эш күп вакытымны ала, гаиләм белән булырга вакыт әз кала иде. Шуңа күрә 2018 елда бизнесымның идарәсен башка кешегә тапшырып, үзем читтән генә контрольдә тоту турында уйлана башладым. Сәяхәт итү идеясе шунда туды. Дөрес, аңарчы да чит илләргә еш йөрдек, бигрәк тә Европаны үз итә идек. Германиядәге төрле күргәзмәләргә генә дә 10-12 тапкыр барганмындыр. Швейцария, Франция, Италия, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд буенча сәяхәт иткән бар иде, Бөекбританиядә һәм Америкада берничә ай укып кайтканым булды. Ә бу юлы дөнья тирәли сәяхәткә китү теләге белән яна башладым. Шулай итеп, 2019 ел башында бер елга дип өйдән чыгып киттек.

Кайсы илләрдә булдыгыз? 

— Башта ике айга Америкага киттек, аны машинада аркылыга-буйга гизеп, 24 штатында булдык. Аннан Индонезиянең Бали утравында ике ай яшәдек. Аны да бер ай эченә бөтенләй өйрәнеп бетердек. Берәр атна Төркиядә тордык та Автралия башкаласы Сиднейга очтык, анда бер ай яшәдек.

Сиднейда моңарчы бер тапкыр булган идек, бик яхшы тәэсирләр белән кайтканыбыз истә. Анда йорт арендаладык, кечкенә генә бакчабыз да бар иде. Иртән чыгасың, ә анда 3-4 зур ап-ак какаду утыра — безнең өчен шундый кызык күренеш иде бу! Кичләрен алар агачка йөзләп җыелалар иде. Төрле төслеләр, кайберләренең койрыклары сары, шундый матур попугайлар! 

Сиднейдан соң Яңа Зеландиядә ярты елга якын тордык, анда мин инглиз телемне шомарттым, көн саен укырга йөрдем. Олы кызым мәктәпкә әзерлек курсларына, кечкенәсе балалар бакчасына йөрде. Балалар шунда инглиз телен өйрәнде, аңарчы татарча һәм русча гына аралашалар иде. Хатыным Диләрә инглиз һәм француз телләрендә иркен аралаша, аңа өстәмә белем алуның кирәге юк иде. Укуларыбыз тәмамлангач, кире Сидней аша Казанга кайттык. Индонезиядә тагын ярты еллап торырга исәп бар иде, ләкин эчке тоемлау кайтырга кирәк, диде. Хәзер әлеге карарның дөрес булуын аңлыйм, коронавирус бөтен дөньяны томалап куйганчы кайтып җитәргә өлгердек. 

Андый озак сәяхәткә чыгып китүнең нинди кыенлыклары бар? Виза алу, кунакханәләр броньлау, бөтенесенең планын төзү мәшәкатьләре…

— Озак сәяхәт иткәндә күп нәрсәне исәпкә алырга кирәк, беренче чиратта акча ягын. Бу вакыт эчендә эшең белән ни булачак, сине аннан соң кире эшкә алырлармы? Бизнесың җимерелеп төшмәсме? Маршрутны да дөрес планлаштырырга кирәк. Без — Россия гражданнары, ә Россия дөньядагы күп кенә илләрнең иң яраткан иле түгел. Бөтен чикләр безнең өчен ачык түгел, виза таләп итәләр. Мәсәлән, Яңа Зеландиягә визаны дүрт ай көттек, Австралиягә җиңелрәк булып чыкты, Индонезиягә бер айга гына бирәләр, аннан түләп озайтасы…

Бер ел эчендә егермеләп кунакханәдә яшәргә өлгергәнбездер. Америкада өч көн саен яшәү урынын алыштырып тордык.      

Виза өчен документ тутыруның кыенлыгы юк, укый-яза белгән кеше аны үзе дә ерып чыга ала. Мин бөтенесен үзем башкардым. Киңәшем шул — визага максималь срок сорарга кирәк, алай иткәндә бераз киссәләр дә артык жәл булмас. Кунакханәләрне шулай ук интернет аша үзебез броньлыйбыз.

Бер ел эчендә егермеләп кунакханәдә яшәргә өлгергәнбездер. Америкада өч көн саен яшәү урынын алыштырып тордык.      

Балалар белән сәяхәт итәргә теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

— Көн саен эштә булып, гаиләң белән озак вакыт бергә торырга күнекмәгән булсаң, өйдәгеләр белән сәяхәт итү бер проблемага әйләнергә мөмкин. Сәяхәттә кешене ныграк белә башлыйсың, үзенә күрә кыенлык тууы бар. Безнең исә проблема икенчедә булды. Балалар көн саен иртән ботка ашарга ияләнгән, ә Европада да, Америкада да иртән ботка ашамыйлар, Индонезиядә гомумән андый сүзне белмиләр… Ахыр чиктә ярмасын сатып алып, гел өйдә яки кунакханәдә пешердек.

Балалар белән алдан ук сөйләшеп, барасы җир турында сөйләп, кызыктырып куярга кирәк. Анда ашау нинди икәнен, ботка юклыгын да алдан аңлаттык. Балалар кечкенә булсалар да, барысын да аңлыйлар, сәяхәткә әзер торалар. Безнең балалар моңарчы да күп сәяхәт итте, шуңа күрә аларны үзебез белән алу-алмау дигән икеләнү булмады. Мәктәп яшенә кадәр алар белән сәяхәт итү — иң шәбе. Мәктәпкә ашыгасы юк, чикләүләр куелмаган. Гомумән, мин мәктәпкә, укуга бәйле булмаска киңәш итәм, бала бөтен нәрсәгә ияләнә, тиз җайлаша. 

Үзеңә туры килгән антибиотиклар кул астыңда булсын. Чит илдәге даруханәләрдән аларны алу бик кыен. 

Кесәсендә зур суммалары булмаган кешеләр мондый сәяхәткә чыгып китә аламы? 

— Зур һәм кечкенә сумма дию дә чагыштырмача бит. Кемгәдер 100 мең сум зур, кемгәдер бер миллион әз… Аннан, нәрсә ашарга, кайда яшәргә әзер булуыңнан да тора. Автостоп белән барасыңмы, самолеттамы, машинадамы? Бер генә кешегә сәяхәт итү һәрвакыт җиңелрәк, капсула отельләрендә дә кунып чыгып була. Төркемең зуррак булган саен чыгымлырак. Ләкин барыбер мондый сәяхәтләр арзан түгеллеген искәртер идем, чөнки Америкага бер кешегә бару-кайту билеты 80 мең сум, Казаннан Яңа Зеландиягә очу 150 меңгә төшә. 

Шулай да, нәрсәләрдә акча экономияләргә киңәш итәсез? Ә нәрсәгә акча кызганмавың хәерле?

— Без һәр гаилә әгъзасының сәламәтлеген иминиятләштереп куйдык, бу мәҗбүри дип саныйм. Авырып китсәң, андагы хастаханәгә мөрәҗәгать итәрлек булсын. Үлем-китемгә, чемодан югалу кебек юк-барга иминиятләштереп торуның кирәге юктыр. Сүз уңаеннан, үзеңә кирәк булырдай даруларны да алып барырга киңәш итәм. Бигрәк тә үзеңә туры килгән антибиотиклар кул астыңда булсын. Чит илдәге даруханәләрдән аларны алу бик кыен. 

Машина арендалаган очракта, кыйммәтлесенә кызыкмаска кушар идем. Иң мөһиме — ватылмыйча йөрсен, иминиятләштерелгән булса тагын да әйбәт. Кунакханәләрдә экономия ясарга була, биш йолдызлылар урынына җирле халыкның йортында бүлмә арендалап торырга мөмкин, мәсәлән. Күңеллерәк тә, озсыз да. Рестораннарда ашамыйча, үзеңә кибеттән сатып алып пешерергә була.

Нью-Йорктагы мюзикл, «Дисней Ворлд», Майами зоопаркы, Гранд Каньон, Ниагара шарлавыгы, Калифорния таулары, Америка музейлары, Сиднейда китларның йөзүен күзәтү — менә искиткеч урыннар исемлеге. 

Онытылмаслык хис-тойгылар бирә торган нәрсәләргә акчаны жәлләмәскә кирәк. Нью-Йорктагы мюзикл, «Дисней Ворлд», Майами зоопаркы, Гранд Каньон, Ниагара шарлавыгы, Калифорния таулары, Америка музейлары, Сиднейда китларның йөзүен күзәтү — менә искиткеч урыннар исемлеге. 

Чит илләрдә татарлар белән очраштыгызмы? 

— Дөньяның күп илләрендә туганнарыбыз яши. Америкада үземнең туганнан туган апам белән очраштым, ул да безнең белән сәяхәт итте. Яңа Орлеан штатында танышларыбызга кичке ашка кереп чыктык. Майамида да дусларда булдык. Гомумән, Америкада танышларыбыз шактый, анда бер татар шерифы да бар. Аның белән 6-7 ел аралашып торабыз. Ә Сиднейда үземнең дүртенче буын туганымны таптым. Аның Россиядән киткәненә байтак еллар инде, очрашып сөйләшеп утырдык, бик җылы хисләр уянды. Яңа Зеландиядә исә татар диаспорасы юк, әмма татарларны очраткаладым. Татарстаннан алты ел элек күченеп киткән бер пар белән таныштык, кунакка йөрештек, Яңа елда бергәләшеп өчпочмаклар да пешердек. Бүген дә бу пар белән аралашып торабыз.

Киләчәктә тагын кайсы илләрне гизәргә ниятлисез?

— Коронавирус тынычлангач, Көньяк Америка буенча турне ясарга ниятлибез. Шулай ук Африканың берничә илендә буласы килә. Камчаткага барасы килә, тик бездәге юллар, кунакханәләр, ашарга яхшы җирләр булмавы туктатып тора. Канаданы, Скандинавия илләрен, Антарктиданы күрергә теләк бар әле, Алла боерса.

PS. Айдар Вафин — эшмәкәр, икътисад фәннәре кандидаты, татар җанлы егет, милли проектларның иганәчесе. Берничә ай элек Айдарның коммерцияле күчемсез милек бизнесы турында китабы да чыкты. «Ул өлкәдә тәҗрибәм зур, шуңа башкалар белән дә уртаклашырга, бу эшнең эчке ягын күрсәтергә булдым. Китапның бәясе арзан, аның белән акча эшләү максатым юк», — ди китап авторы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100