Болгар борычы, кара карлыган, сырганак, ананас, киви, кәбестә һәм пешкән бәрәңге С витаминына иң бай ризыклар. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.
«С витаминына иң бай ризыклар: гөлҗимеш, болгар борычы, кара карлыган, сырганак, петрушка, укроп, помидор, алма, ананас, каен җиләге, цитруслылар, киви, кәбестә, яшел борча, яшел суган, пешкән бәрәңге», – дигәннәр ведомствода.
Башка витаминнар белән чагыштырганда, С витамины таркалуга күбрәк бирешә. Ул югары температура, яктылык һәм кислород тәэсиренә сизгер.
«С витамины булган ризыкларны салкын, яктылык төшми торган, кислород тәэсир итми торган урында сакларга кирәк», – дип аңлатканнар Роспотребнадзорда.
С витамины көчле антиоксидант буларак, тимер үзләштерелүгә булыша, организмны бактериаль һәм вируслы инфекцияләрдән саклауда катнаша, аруны киметергә һәм нерв системасының нормаль эшләвенә булыша, дигәннәр ведомствода.
«Шулай ук С витамины коллаген – тирене, сөякләрне, кан тамырларын, сеңерләрне, тешләрне һәм уртларны саклый торган матдә эшләнеп чыгуда да катнаша. Ул яраларны тизрәк төзәтә һәм Е витаминын яңартуда катнаша», – дип йомгаклаганнар.