Сөтле соуста пешкән вак кәбестә
Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан кичке ашка карабодай белән сөтле соуста пешкән вак кәбестә (брюссель) рецептын тәкъдим итәбез.
Вак сортлы брюссель кәбестәсен сөтле соуста пешергә кирәк. Моның өчен 2-3 кашык онны коры табада кыздырырга, аннары берничә кашык атланмай салып бутарга, 1 стакан тулыр-тулмас сөт салып, соусны ясап бетерергә. Соуска башка яшелчәләрне дә салырга мөмкин.
Ә гарнирны үзегез сайлый аласыз. Бу очракта карабодай, бәрәңге боламыгы белән тәмле булачак.
Ә гарнирны үзегез сайлый аласыз. Бу очракта карабодай, бәрәңге боламыгы белән тәмле булачак.