Сөт тешләрен дәваларга кирәкме?
Әлеге сорауга стоматолог Фәридә Нургалиева җавап бирә.
Кайбер әти-әниләр сөт тешләрен дәваларга кирәк түгел дип саный. Бозык тешләр төшкәч, алар урынына яңа тешләр чыгачак диючеләр шактый. Бу - наданлык, искедән калган фикер. Аларны һичшиксез дәваларга кирәк, чөнки бозык теш чыгарга тиешле тешне эчтән үк черетеп торырга мөмкин.