Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөт ташый торган машина астында калган «Лада»да дүрт кеше үлгән

24 яшьлек егет идарә итә торган җиңел машина каршы як полосага килеп чыккан.

news_top_970_100
Сөт ташый торган машина астында калган «Лада»да дүрт кеше үлгән
https://www.instagram.com/pro.gibdd.61

4 гыйнварда иртә белән Ростов өлкәсенең Миллер районындагы Мальчевская станицасы янында сөт ташый торган машина белән җиңел автомобиль бәрелешә. Авариядә дүрт кеше һәлак була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Төбәк буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, М4 «Дон» трассасына чыга торган юлда «Лада Калина» автомобиле сөт ташый торган машина астында кала.

Якынча белешмә буенча, фаҗига җиңел машина йөртүчесе аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. «Лада Калина» йөртүчесе идарәсен югалта, машина каршы як полосага чыгып китә һәм сөт ташый торган машинага бәрелә.

«Лада» белән идарә итүче 24 яшьлек егет, салондагы өч пассажир урында ук үлә.

Фаҗига сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100