news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөт савып карарга маташкан журналистны сыер тибеп җибәргән

Британия журналисты Дагыстанда сыер савып карарга тели. Биредә ир-атлар сыер саумый икән.

news_top
Сөт савып карарга маташкан журналистны сыер тибеп җибәргән
Салават Камалетдинов

Британиянең The Independent  басмасы журналисты Оливер Кэрролл Дагыстанга килә. Ул сыер савып карамакчы була. Шул чакта аны сыер тибеп җибәрә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Журналист Дагыстанда авыл тормышының бөтен рәхәтен татып карамакчы була, ул төрле эшләр эшли. Сарык кыркыганны карап тора, сыерларны көтүлектән куып алып кайтканны күзәтә.

Журналистка сыер савып карарга да рөхсәт итәләр. Шулай да сыер чит ил кешесен өнәп бетерми булса кирәк, ул Кэрролга тоягы белән тибә.

Бу хәлне видеога төшереп алалар һәм авыл халкы WhatsApp аша тарата, алар рәхәтләнеп көлгән, диелә бу хәбәрдә.

«Соңрак миңа биредәге патриархаль гореф-гадәтләрне аңлаттылар инде. Сыер саву — ир-ат өчен оят эш, ләкин никтер бу сарык савуга кагылмый», — дип сөйли журналист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар