Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөт, күкәй, каймак…» — Илсөя Бәдретдиновага ике атна ашарлык ризык бүләк иткәннәр

Бу юмарт апаны Илсөя Бәдертдинованың музыкант һәм биюче егетләре сөенечтән чүт кенә күтәреп алмаган.

news_top_970_100
«Сөт, күкәй, каймак…» — Илсөя Бәдретдиновага ике атна ашарлык ризык бүләк иткәннәр
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдиновага Ульяновскидагы концертында бөтен төркемнәре белән берничә атна буе ашап йөрерлек ризык бүләк иткәннәр. Видеолары белән җырчы социаль челтәрләрдә уртаклаша.

Бер апа үзе басып, кискән токмач алып килгән. Илсөя Бәдретдинованың бу кадәр кайгыртучанлыкны күреп күңеле тулган. «Мин моны малайга алып кайтып ашатам, яме, апа. Изгелекләрегезне үзегезгә Ходай меңе белән кайтарсын», — дип изге теләкләрен җиткергән ул.

Тагын бер апа сәхнәгә зу-у-ур пакет күтәреп менгән. «Сөт, каймак, авыл йомыркасы. Тавыкларым бүген генә, как раз сезнең өчен дип салды», — дип тезеп киткән ул. Бу апаны инде Илсөя үзе генә түгел, җырчының музыкант һһәм биюче егетләре дә чүт кенә күтәреп алмаган.

«Мин үземне ашаткан кешене беркайчан онытмыйм. Без ике атнага гастрольгә чыгып киттек. Ә миндә өч автобус мужик», — дигән Илсөя Бәдретдинова шатланып.

Җырчыга яуган чәчәк, чәк-чәк, конфетларны, бүләкләрне санап бетерерлек түгел. Әле бер кыз үзенчәлекле булсын дипме, карабодай, макарон һәм дөге дә бүләк иткән. «Каян таптың, болар бик дефецит әйберләр бит», — дип шаярткан Илсөя үз стилендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100