news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөт бизе яман шешенең төп сәбәпләре нинди?

Сөт бизе яман шешенең төп сәбәпләре нинди?

news_top
Сөт бизе яман шешенең төп сәбәпләре нинди?

Симерү һәм даими алкоголь эчемлекләр куллану хатын-кызларда сөт бизе яман шеше китереп чыгаручы төп сәбәп. Бу хакта Көньяк Уэльс Университетына (Австралия) сылтама белән lenta.ru сайты яза.

Галимнәр 200 дән артык хатын-кызның мәгълүматларын анализлаган. Авырлыкны нормага салу алдагы дистә елда 17,5 мең (13%) хатын-кызда яман шеш очрагын киметә алыр иде. Ә алкоголь куллануны киметү менопаузага кадәрге чорда 17,5 мең, ә менопаузадан соңгы чорда 11,6 мең хатын-кызда яман шешне киметә ала.

Тикшерү күрсәткәнчә, бер төр алкоголь эчемлек куллану да сөт бизе яман шеше китереп чыгарырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Австралиядә яшәүче хатын-кызларның яртысыннан артыгы даими рәвештә алкоголь куллана. Ә якынча 60 проценты артык авырлыктан һәм симерүдән интегә.

Сөт бизе яман шеше Австралиядә хатын-кызлар үлеменең икенче төп сәбәбе. 2018 елда гына да илдә 18 мең яңа авыру очрагы ачыкланган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар