Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сүрия Усманова Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында: "Монда яшь мәсьәләсе шулкадәр кечкенә - аңа игътибар итәргә дә кирәкми"

«Татар-информ»га җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова шалтыратты. «Мин Бөтендөнья татар яшьләре форумы тирәсендәге вазгыять белән танышып бардым. Яшьләрне инфантильлектә гаепләргә ярамый. Барысына да без үзебез гаепле, яшьләр түгел. Хәзер бит татар яшьләренә рәхмәт әйтү урынына аларны бетереп ташладылар», - диде ул. Бөтендөнья татар яшьләр форумында килеп чыккан вазгыять һәм анын сәбәпләре турында Сүрия Усманованың үз фикерләре һәм тәкъдимнәре бар.

news_top_970_100
Сүрия Усманова Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында: "Монда яшь мәсьәләсе шулкадәр кечкенә - аңа игътибар итәргә дә кирәкми"

Сүрия Усманова – республикада Өченче сектор буенча белгеч. Социологлар шартлы рәвештә жәмгыятьне өч секторга бүлә - дәүләт органнары, коммерция һәм эшчәнлекләре коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар. Нәкъ менә эшчәнлекләре коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар Өченче сектор диеп атала. Сүрия ханым сонгы елларда бу секторнын эшчәнлегенә кагылган проблемаларны күтәреп, дәүләт органнарына, матбугат чараларына мөрәжәгать итә. Татарстанда Өченче секторнын эшенә багышланган аналитик докладын ул Президентка һәм Дәүләт Советына да жибәргән.

Яшьләрнең попечительләр советы оештырырга теләвен хупларга кирәк

Мин Бөтендөнья татар яшьләре форумының попечительләр советын оештырырга теләүләрен хуплыйм. Бөтен иҗтимагый оешмаларның попечительләр советы була. Совет ул көндәлек эш өчен кирәк булса, попечительләр советының үз вазифалары. Мәсәлән, «Ак барс созидание» фондының попечительләр советы бар. Анда кемнәр керә? Банк директоры, депутатлар. Аларны ике мәсьәлә буенча чакыралар. Беренчедән, акчалары, икенчедән, киңәшләре кирәк. Аларның статуслары да бар, тормыш тәҗрибәләре дә зур, акча бирмәсәләр дә, яхшы киңәш бирә алалар, танышлары да күп була.

Васил Шәйхразиев урынында мин эшләргә атлыгып торган яшьләргә рәхмәт әйтер идем: «Попечительләр советы кирәк. Эшләгез!» – дияр идем. Бу яшьләр, вакытларын гаиләдән аерып, үзләрен милләт өчен багышлаган кешеләр. Монда яшь мәсьәләсе шулкадәр кечкенә мәсьәлә - аңа игътибар итәргә дә кирәкми.

Римзил Вәлиевнең яшьләрне инфантильлектә гаепләгән фикере бик гаҗәпләндерде: бүгенге вазгыять белән элгәреге вазгыятьне чагыштырып булмавын ул анларга теләми, өченче секторнын эшчәнлеген да белми. Туксанынчы еллар белән бүгенге көнне чагыштырсак, ул җир белән күк арасы.

Мисал өчен, Чаллыда бик көчле милли хәрәкәт бар иде. Анда администрация милли хәрәкәткә бушка бүлмә бирә, һәр дүшәмбе саен без анда җыелып эшли идек. Митингларга чыгарга да рөхсәт кирәкми иде. Автобусларга утырып Казанга килә ала идек, эшмәкәрләр автобуслар өчен акча бирәләр иде.

Хәзер яшьләргә эшләргә бик авыр. Әнә бит, Айрат Фәйзрахманов та: «Без яшьләр дип аталырга мәҗбүр», диде. Ни өчен дисезме? Аңлатам. Россиядә ижтимагый оешмалар бар юнәлештә дә эшлиләр. Әмма эшчәнлек нигездә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә бара. Ә безнең республикада көне-төне хәйриячелек турында гына сөйлиләр, шул өлкәгә генә игътибар бирәләр.

Хәйриячелек – татарның яшәү рәвешендә

Мин хәйриячелеккә каршы түгел, әмма башка юнәлешләрне игътибарсыз калдырып, көне-төне хәйриячелек дип тору дөресме икән?! Элек ул сүзне белми дә идек, ә хәйриячелек белән тәрбияләнә идек. Күрше әбине мунчага дәшүме, аңа булышумы, өйдә камыр ризыгы пешергәч, кертеп бирүме – без шулар белән үскән. Болар - татарның традицияләре һәм тормыш рәвеше, ул шул ук хәйриячелек. Безнең татарда «Яхшылык эшлә дә суга сал!» диләр иде.

Татарстанда хәйриячелек белән генә шөгыльләнү нәрсәгә китерде? Республикада мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче иҗтимагый оешмаларга эшләү мөмкинлекләре юк диярлек. Чөнки иҗтимагый оешмаларга эшчәнлек алып барырга акча кирәк.

Бездә байлар бар, фондлары гына юк

Ижтимагый оешмаларга үз проектлары өчен акча табуның берничә юлы бар

Беренчедән, дәүләт органнары грантлар бирә. Безнен республикадагы грантларның номинацияләрен карауга ук күреп була - мәдәният һәм мәгарифкә шанслар бик аз. Шул ук вакытта Россия Президенты грантларынын номинацияләрендә мәдәният һәм мәгарифкә зур игътибар бирелгән. Әмма татар мәдәниятенә кагылган проектларга алар акча бирергә бик ашыкмый.

Икенчедән, предприятиеләр оешмаларга ярдәм итә. Безнен республикада ел саен хәйриячеләрне жыеп данлыйлар, хөрмәтлиләр. Шуңа безнең бөтен предприятие җитәкчеләре хәйриячелек буенча чараларда чыгып Президент кулыннан грамота алу турында гына хыяллана. Алар башка төрлесен күз алдына да китерә алмый.

Сүз уңаеннан, Петербург Мәдәни фестиваль уздыра, ә бездә - Хәйриячелек фестивале. Анда мәдәни чараларга финанс ярдәме күрсәткән эшмәкәрләрне бүләклиләр.

Өченчедән, Россиядә бөтен олигархларның фондлары бар. Алар күп акчаны нәкъ менә мәгариф һәм мәдәният юнәлешенә бирә. Бездә дә байларыбыз бар, фондлары гына юк.

Илдар Гыйльметдинов яшьләр оешма оештырмыйлар дип аптырый. Нигә төзесеннәр? Алар анда эшли алмыйлар бит, чөнки беркем дә акча бирми.

Россиянең башка өлкәләрендә Өченче сектор белән эшләүче дәүләт оешмалары бар. Мәскәүдә иҗтимагый оешмалар белән эшләү өчен махсус комитет бар, Санкт-Петербургта, Новосибирскида бу яктан эшчәнлек бик көчле. Башкортстанда да эшләр бездән яхшырак тора. Саха Якутиядә нинди эшләр эшләнә!

Бу эштә аерым урынны оешмаларны укыту очен ачылган ресурс үзәкләре тәшкил итә. Әйтик, Новосибирск өлкәсендә - 36, Мәскәүдә - 12, Санкт-Петербургта -17, Якутиядә - 7 (халкы - 980 мен кеше - ИТ) ресурс үзәге бар. Ә Татарстанда ике ресурс үзәге эшли, алары да соңгы елларда гына ачылды.

Бездә актив кешенең «башына сугалар»

Бу мәсьәләдә Мәскәүдә һәм башка регионнарда үткән форумнарның төп девизы - актив гражданнарны табу һәм аларга ярдәм итү. Шушы фикер бүтән регионнарның программаларына һәм законнарына да салынган. Мәсәлән Новосибирскидагы 2018 елда үткән форум «Актив шәһәр» диеп аталды, төп девизы - «Актив гражданин - уңышлы регион» диеп атала.

Ә безнең республика да актив кешеләр кирәкми. Республиканың Өченче секторга кагылган программасында да ул сүзне табып булмый. Россиядә актив кешеләрне эзлиләр. Ә бездә актив кешенең башына сугалар.

Минем докладта республиканын бу өлкәгә игътибар бирмәвенең кайбер аяныч нәтижәләре санап кителгән. Ике проблемага тукталыйк.

Сонгы елларда Татарстан халкы бик күп бәла-казаларга тарыды. Шушы бәлалар килеп чыгуынын бер факторы итеп халыкның пассивлыгын саныйм. Бәла-каза артында кеше факторы ята. Күптән түгел генә Чаллы автобусы Башкортстанда юл казасына юлыкты. Автобусың чаба башладамы – йөртүчегә әйт: «Ашыкма! Безнең исән-сау кайтып җитәсе килә», диген. Бездә бит халыкны «Дәшмә, тыгылма!» дип өйрәтәләр. Ә мин тыгылам автобус чаба башласа. Чөнки минем яшисем килә. Барысы да пассивлыктан килеп чыга. Бездә халыкның үз-үзен саклау инстинктын бетерделәр.

Икенче проблема тел мәсьәләсенә бәйле. Хәтерлисездер, тел вазгыяте проблемаларын иҗтимагый оешмалар китереп чыгарды – алар митингларга чыктылар, мөрәҗәгатьләр яздылар. Иҗтимагый оешмалар белән кем эшли? Иҗтимагый палата. Иҗтимагый палата аларны чакырып, утырып сөйләшергә, барысын да үзара хәл итәргә тиеш иде. Аларның мәгариф комитеты без тел дип шаулаган вакытларда бер утырыш та үткәрмәде. Ә бит ул аларның вазифасы иде. Алар аны дәүләт советына китереп җиткермичә, үзләре хәл итергә тиешләр иде. Ә бездә бөтен проблеманы Дәүләт советына кайтарып, Разил Исмәгыйлевичка өеп калдырдык. Туганнан бирле гомере буе татар өчен эшләгән Разил Вәлиев гаепле булып калды. Ә Иҗтимагый палата «белый и пушистый». Аларга бер сүз әйткән кеше юк. Иҗтимагый палатаның эше бит төрле гаугалар чыкмасын өчен утырып сөйләшү. Аларның моның өчен аппараты, биналары бар. Кызганыч, анда татар мәгарифе проблемаларын куйган, татар мәдәнияте белән кызыксынган бер кеше дә юк.

Хәзерге вакытта Татарстанда иҗтимагый оешмаларга бәйле вазгыять һәм аларга караш шушы хәлдә.

Нәрсә эшләргә?

Минем беренче тәкъдимем – әйдәгез, бу хәлләргә битараф булмаган кешеләр җыелып, проблемаларны уртага салып сөйләшик, фикерләшик, хәл итәсе проблемаларны ачыклыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100