Сөннәтләгәннән соң, ике яшьлек бала клиник үлем кичергән
Балага операцияне тәҗрибәсез табиб ясаган.
18 майда Петербург педиатрия университеты хастаханәсенә ике яшьлек баланы китерәләр. Ул бик авыр хәлдә була. Баланы Парголов хастаханәсеннән ашыгыч ярдәм машинасы белән алып килгәннәр. Моңа кадәр сабыйга сөннәтләү операциясе ясаган булганнар. Шуннан соң аның тәнен көзән җыера, йөрәге туктап ала. Малайны реанимациягә салалар, биредә табиблар аны гомерен саклап кала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
19 майда табиблар полициягә хәбәр итә, җинаять эше ачыла.
Сөннәтләү операциясен Выборг районында шәхси клиника белгечләре ясаган. Бала белән килеп чыккан хәлдән соң, прокуратура медицина оешмасыннан документларны алган.
Баланың әтисе сүзләренчә, алар табибны танышлар аша тапкан. Ләкин медик тәҗрибәсез булып чыккан. «Табиб тәҗрибәсез иде, күп доза өстәделәр», — ди ул.
Әти кеше сүзләренчә, хәзер малайны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырганнар. Ир-ат баласы белән бар да яхшы булсын дип кенә тели, ул табибка дәгъва белдерергә дә җыенмый. «Бала белән бар да яхшы булса, беркемгә дә зарланып йөрмим. Иң мөһиме, улымның хәле яхшы булсын», — ди ул.
Соңрак РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, балага сөннәтләү операциясе ясаган табиб әлеге клиникада эшләмәгән. Бу турыда медицина үзәгенең генераль директоры Зафаржон Салиев әйткән.
«Мин шундый хәлләр булганын белмәдем дә. Миңа азактан гына әйттеләр. Бу доктор — икенче ел укучы ординатор, без аны эшкә алырга җыенган идек, шуңа күрә бирегә килгәләп йөрде. Докторларның берсе аннан сөннәтләү операциясе ясауны сораган. Туган ягында моны ясауда проблема юк, ул моңа кадәр дә сөннәтләгән булган», — ди директор.
Аның сүзләренчә, бу оешмада гомумән сөннәтләү операциясе ясамыйлар. Клиника өстәмә лицензия алырга әзерләнә генә, ә алда искә алынган табибны ике айдан соң, уролог сертификаты булгач кына эшкә алырга җыенганнар.
Салиев балага урында ярдәм күрсәтелүен, аннары реанимация өчен ашыгыч ярдәм чакырылуын әйтә. Ул баланың ата-анасы белән элемтәдә тора, мондый хәл аның тәҗрибәсендә беренче тапкыр гына очрый. Гендиректор операция бәясен белмәвен әйтә.
Баланың йөрәге ун минут эшләми торган, ул клиник үлем кичергән, диелә бу хәбәрдә.