Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәнгатьнең милләте юк»: Айдар Габдиновның юбилей концерты узды

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 3 мартта Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдиновның 50 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган концерты булды. Айдар Габдинов концерттан соң «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
«Сәнгатьнең милләте юк»: Айдар Габдиновның юбилей концерты узды
Салават Камалетдинов

Концертта төрле телдәге җырлар башкарылды, чара үзе дә татар һәм рус телләрендә алып барылды. Айдар Габдиновны 50 яшьлек юбилее белән котларга сәхнәгә күп кунаклар чакырылды.

Алар арасында Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та бар иде. Ленар Хәкимҗанов Айдар Габдиновны яраткан җырчысы дип атады һәм «Күп еллар дәвамында машинада аның дискларын тыңлыйбыз», — дип өстәде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Айдар Габдиновны татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге медале белән бүләкләде.

Котлаучылар арасында «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков та булды. Концертны алып баручылар аның Айдар Габдиновның артист һәм шәхес булып формалашуына зур өлеш кертүен әйттеләр.

Туган көн бүләкләре белән Башкортстан кунаклары да килгән иде. «Фёдоров муниципаль районының администрация башлыгы Венер Насретдинов, Фёдоров муниципаль районының совет сәркатибе Винир Хәлитов, җирлек башлыгы Венер Акчурин һәм якын дусты Илһам Акчурин», — дип концертның алып баручылары Айсылу Габдинова һәм Сөмбел Билалова игълан иттеләр. Алар Айдар Габдиновны башкорт халкының милли киеме белән бүләкләделәр. Айдар Габдинов хезмәт юлын Уфада «Юлдаш» радиосында башлаган, аны котларга дип хезмәттәшләре дә килгән иде.

Айсылу Габдинова: «Тавышсыз җырчы, гадәттә, гауга аша таныла»

Концерт алдыннан Айдар Габдиновның кызы, җырчы Айсылу Габдинова белән сөйләшеп алдык.

Айсылу, әлеге юбилей концертына озак әзерләндегезме?

Озак әзерләндек. Бу гади генә эстрада, попса концерты түгел, монда күп классик музыка, оркестр яңгырады, «Казан» бию ансамбле чыныш ясады. Бу бик грандиоз, чын музыка бәйрәме.

Инстаграмыгызда да әлеге концертны өч нотадан торган җырлардан туйган кешеләр өчен дип яздыгыз. Бу концерт эстрада концертыннан тагын кайсы ягы белән аерылып тора?

Монда бер генә җыр да «плюс»ка җырланмый, бары тик тере тавыш. Классик җырлар башкарыла, опералардан арияләр, күп романслар була. Эстрада җырлары бүлеге кыска һәм анда «тәмле» номерлар гына сайланды.

Эстрада барыбер популяррак бит. Әтиегезне популяр дип әйтә аласызмы, әллә ул аерым төркем тамашачы өчен генә танылганмы?

Гомумән, мин операны популяр дип әйтә алмыйм, чөнки чагыштырып карасак, бөек, дөньякүләм опера җырчысы Анна Нетребко бар, һәм бар Ольга Бузова. Ольга Бузованың Инстаграмына 19 миллионнан артык кеше язылган, Анна Нетребконыкында 1 миллион кеше дә юк. Аларны чагыштырып булмый бит. Анна Нетребконы президентлар тыңларга тели, аның башкаруын халыкның «каймагы» ярата, ә Бузова гади тамашачы өчен.

Әлбәттә, масса җиңел музыканы ярата, аерым кешеләр, укыган, музыканы аңлаганнар зәвыклыракка тартылалар. Бу концертны да шундый тамашачы өчен дип әйтә алам, ләкин гади тамашачы килсә дә, бер дә үкенмәячәк, чөнки яхшыны начар дип әйтеп булмый. Гади тамашачы да бу музыканың яхшы икәнен аңлар.

Эстрадада һаман талашып торалар, аларны сөйләп торган саен ныграк танылалар. Ничек уйлыйсыз, бәлки шуңа опера популяр түгелдер?

Әйе, чыннан да, эстрадада бөтен нәрсә хайпта төзелә (хайп дип реклама ясау максаты белән тудырылган шау-шу турында әйтергә мөмкин). Кемдер клипларында эчке киеменә кадәр чишенеп күрсәтә. Кеше халыкны ничек кызыктыра ала, шулай җәлеп итә.

Әлбәттә, классик җырчы, чын җырчы үзенең тавышы белән кешене кызыктыра, ә инде эстрада җырчысы, үзенең тавышы бик бай булмаганга күрә, төрле гаугалар эзләп йөри, шуңа күрә кеше арасында таныла. Кешеләргә дә ул кызыграк, чөнки алар күбрәк башкаручының шәхси тормышы белән кызыксына. Менә аның яңа җыры чыккан икән дип түгел, мәсәлән, Ольга Бузованың яңа егете бар икән дип карыйлар. Халыкка җиңел әйберләр кирәк, кешеләрнең укыйсы да, уйлыйсы да килми хәзер, барысы да телефонда, шуңа күрә, кызганыч, шундый музыка популяр.

Эстрада җырчылары да үзенчә тырыша бит, алар үпкәләр димисезме?

Алар күбесенчә «плюс»ка җырлыйлар, классик җырчы тавышы белән үзләренең тавышы аермасын аңлыйлар дип уйлыйм. Моңа бер дә үпкәләргә кирәкми. Әлбәттә, эстрадада да төрле җырчылар бар. Ләкин сәләтле җырчыларны бармак белән генә санарлык.

Юбилярның кызы Айсылу Габдинова турында да җылы сүзләр әйтүчеләр булды. Айсылу укыган гимназия директоры да концертка килгән иде, ул «Татар-информ» хәбәрчесенә укучысы белән горурлануын әйтте. «Мәктәптә укыганда ук, җыр бәйгеләрендә катнашып, Айсылу алдынгы урыннарны яулый иде, «Татар кызы» шәһәр бәйгесендә беренче урынны алган кызыбыз ул. Концертларына еш йөрибез, җырларын яратып тыңлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез», — диде ул.

Зилә Сөнгатуллина: «Илледә дә ул минем өчен укучым»

Айдар Габдиновның укытучысы - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнгатуллина да укучысы турында сөйләде.

Зилә ханым, укучы буларак, Айдар Габдинов нинди иде?

Бик тырышып укыды ул. Аңа консерваториядә җиңел булмады. Колледж тәмамлаган булса да, татар халык бүлегендә укыды, чит ил, рус, татар классикасын үзләштерергә теләде. Татар бүлегендә: «Мин татарча гына җырлыйм, миңа русча кирәкми», - диюче укучылар да бар иде, ә Айдар бөтен дөнья классикасын һәм халык җырларын туплады. Шуңа күрә бүген аның репертуары да бер яклы гына түгел.

Ул төрле милләт җырларын уңышлы башкарамы, сезнеңчә?

Әйе, уңышлы. Бүген Айдар яхшы формада, мин укытучы буларак та сөенеп утырам. Илле яшьләре тулса да, алар барыбер үзеңнең балаларың шикелле. Гомер буе укучыларыбызның уңышларына сөенеп яшибез.

Айдар Габдинов укучыгыз булганда ук, ул шундый үрләр яулый алыр, дигән өмет бар идеме?

Уңыш һавадан төшми, күп хезмәт таләп итә. Айдар шундый хезмәт сөючән булгач, мин аның уңышка ирешәчәген чамаладым. Ул дөрес юлдан бара дип уйлый идем. Айдар бит әле шушы баскычта гына туктамый, репертуарына тагын яңа җырлар туплый. Бүген дә яңа классик җырлар ишеттем. Ул казынган, архивларны караган - чын артист шундый булырга тиеш, — диде Зилә Сөнгатуллина.

Айдар Габдинов: «Сәнгатьнең милләте юк»

Айдар Габдинов концерттан соң үз фикерләре белән бүлеште.

Айдар әфәнде, бер телдә генә җырлыйсы булган дип уйламыйсызмы?

Юк, әгәр дә син профессионал, консерваториядә укыйсың икән, дөнья мәдәнияте белән таныш булырга тиешсең. Җиренә җиткереп, итальянча да, инглизчә дә, русча да, әлбәттә, туган телебездә дә җырларга тиешсең.

Төрле милләт җырларының көйләре төрле бит, бу очракта җырны үзләштерү авырмы? Нинди үзенчәлекләре бар?

Аның өчен укымышлылык, дөнья мәдәниятен белү кирәк. Нәрсә ул алман музыкасы, нәрсә ул итальян музыкасы, неополитан җырлары, кем ул Вагнер, кем ул Верди — әзрәк шуларны аерырга кирәк. Шуларны белсәң, син инде үзеңнең нәрсә җырлаганыңны чамалыйсың. Кеше киң кырлы булырга тиеш.

Җырчылар конфликтларга кереп тә популярлашырга мөмкин. Сезнең бу хакта фикерегез нинди?

Ул кешенең холкыннан торадыр дип уйлыйм. Кемнеңдер көн дә телевизордан күренәсе килә, аның белән бәйле ниндидер гаугалы вакыйгалар турында сөйләсәләр, аңа бу ошарга мөмкин. Минем өчен андый кешеләр сәер. Үзем телевизордан күренер өчен җырламыйм. Холкым шундый. Җырларга, эшләргә, тамашачыга шатлык китерергә, зәвык тәрбияләргә телим.

Җырлау минем өчен акча эшләү чарасы да түгел. Әлбәттә, акчасыз яшәп булмый, акча да кирәк, ләкин мин күңел халәте шундый булганга җырлыйм, җырламыйча тора алмыйм. Җырларны профессиональ дәрәҗәдә башкарасым килә, «плюс»ка җырлап, кыланып торып, тамашачыны алдап керәсем килми. Әгәр дә алай эшләсәм, җир астына кереп китәрдәй булып, үземне начар хис итәр, төнлә йоклый алмас идем.

Авырган, тавыш беткән чаклар да буладыр бит?

Була, әлбәттә. Әгәр тере тавышка җырлыйсың икән, сәхнәгә чыккан саен йөз процент яхшы итеп җырлап булмый. Әзрәк кенә уңышсызрак чаклар да булгалый. Кешенең арыган яки авырган чагы була, кемдер бәлки сәхнәгә чыгар алдыннан гына авыр сүз әйткәндер, аның җырлау түгел, бу дөньяда яшисе дә килми башларга мөмкин. Авырып китсәң, төрле алымнар белән җырлыйсың. Тамакның төрле урыннарыннан җырларга туры килә.

Күпчелек җырчылар Башкортстан ягыннан килеп Татарстанда таныла. Сезнеңчә, бу нигә шулай?

Төп факторларның берсе — Башкортстанда озын көй жанры яши. Яхшы җырчылар катлаулы җырлар җырлап кына остаралар. Гел гади генә, өч нотадан торган җырлар башкарып, оста җырчы булып булмый. Шуңа күрә озын көй жанрының нык алга киткән булуы һәм аны Башкортстанда радио-телевидение алга сөрүе белән бәйле бу. Без балачактан, үзебезне белә башлаганнан бирле, озын көйләрне тыңлап үскәнгә күрә, безгә озын көй якын. Ерак дистанциягә шәп итеп йөгерә белгән спортчыга якын арага йөгерү авыр түгел, җырда да шулай.

Концерт күбесенчә рус телендә барды, бу нәрсәгә бәйле иде?

Дусларым һәм бу юбилей концертын көтеп алган кешеләр арасында руслар да бар иде. Аларны үпкәләтәсем килми, үзем төрле телдә җырлый алгач, алар минем иҗатымны яраткач, концертны ике телдә алып барырга, дидем. Сәнгатьнең милләте юк. Яхшы музыканың, яхшы әсәрнең милләте юк.

Милләт дигәннән, татар белән башкортны бер милләт дип атадыгыз, бу кешеләр арасында төрле фикерләр уятты...

Татар белән башкорт бер үк милләт дигәнне ул хәтле «буквально» аңламагыз. Ул - бер төрки халык дип әйтү. Башкортстанның төньяк-көнбатыштагы татарларның менталитеты бер үк, бөтенләй аерылмый. Урал артындагылары белән әзрәк аерыла, әмма аның хәтле аерманың да бернинди начарлыгы юк. Без бергә булырга тиеш.

Менә бөтен татар милләтчеләренә әйтәсе сүзем шул: башкорттан башка татар яши алмый, татардан башка башкорт яши алмый. Шуңа күрә без, бернәрсәгә карамыйча, үзебезнең татулыкны сакларга тырышыйк! Бернинди милләтчеләр дә, галимнәр дә мине бу фикеремнән кире кайтара алмаячак. Милләтчеләр, сез дөнья бутап йөрмәгез! Кем-кем, ә татар белән башкорт арасындагы дуслыкка бервакытта да каршы сүз әйтмәгез. Әгәр бу хакта каршы сүз әйтәсез икән, димәк, сез безнең милләткә, татарга каршы сөйлисез.

Татар теленең хәле аяныч дип әйтәсез. Үзегезнең дә балаларыгыз шәһәрдә үсә, ләкин татар телендә иркен сөйләшәләр. Балаларны тәрбияләгәндә моның өчен нишлисе?

Кая гына барма, татар теле бетү ягына бара, бигрәк тә Башкортстан белән Татарстаннан читтәге регионнарда. Руслашу көчле. Башкорт дип язылган татар беркайда да югалмас, ә руска әйләнгән татар яңадан татарга әйләнеп кайтмый, бу гамәлдә күренә. «Башкорттан да, татардан да рус туа — вәт бәла!» — дип әйткән бит бөек шагыйребез Әнгам Атнабаев.

Бала татар телен белсен өчен, гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк. Баланың теле туган телдә ачылырга тиеш. Әгәр телен башта русча ачтырасыз икән, шуннан соң татарча өйрәтәбез дисәгез, өч бала үстерүче әти буларак әйтәм, сезнең ул килеп чыкмаячак. Сез балагызны югалттыгыз, шуннан балагыз руска кияүгә чыгачак, я өйләнәчәк, шуннан уйлый башлыйсыз, чиркәүгә барып чукындырыргамы, әллә… Ул вакытта инде бернәрсә эшли алмаячаксыз, соң булачак.



Галерея: Айдар Габдинов концерты
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100