Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сүнгән йолдызлар»ның яңа балкышы

«Нәүрүз 2020» Халыкара форумның «Театраль тәнкыйть» секциясе катнашучысының рецензиясе.

news_top_970_100
«Сүнгән йолдызлар»ның яңа балкышы
kamalteatr.ru

Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театры әдәби бүлеге мөдире Гөлшат Фәттаховадан:

«8-17 июнь көннәрендә Казанда «Нәүрүз» VI Халыкара театр-белем бирү форумы узды. Пандемия аркасында ул онлайн режимда үтте. Онлайн форматның уңай яклары да булды. Башка елларга караганда быел форумда һөнәри белемнәрен арттырырга теләгән театр әһелләре ике тапкырга күбрәк катнашты. Россиянең 33 төбәгеннән һәм БДБ илләренең 4 төбәгеннән 700гә якын кеше катнашты. 9 көнлек форумда онлайн-видеоконференция режимында 9 юнәлеш-секция буенча дәресләр үткәрелде. Татарстан, Россия, Польша, Колумбия, Бразилия, Германиядән килгән 19 педагог 90 лекция һәм практик дәрес үткәрде. Дәресләр 135 сәгать дәвам итте.

Традицион рәвештә Форумда «Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эше» секциясе дә эшләде. Анда педагоглардан Мәскәүнең танылган театр тәнкыйтьчеләре Глеб Ситковский һәм Александр Вислов булды.

Премьераны таныту өчен спектакльне «уку» һәм анализлау, аның турында язу һәм сөйләү, репертуар булдыру һәм театраль проектлар уйлап чыгару, аннотацияләр язу һәм үзенчәлекле алымнар куллану осталыгына якынча иллеләп кеше өйрәнде.

Секцияләрдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Уфа (Башкортстан), Новокузнецк, Пермь, Саратов, Томск, Кызыл (Тыва Республикасы), Березников, Архангельск, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Барнаул, Кемерово, Омск, Прокопьевск, Хабаровск, Екатеринбург, Нерюнгри, Төмән, Грозный (Чечен Республикасы), Таулы Алтайск (Алтай Республикасы), Якутск (Саха (Якутия) Республикасы, Йошкар-Оладан (Марий Эл Республикасы) әдәби бүлек мөдирләре, матбугат сәркатибләре һәм театрларның SMM белгечләре, мәдәни журналистлар һәм блогерлар, драматурглар һәм режиссерлар, театр коллективлары җитәкчеләре һәм фрилансерлар катнашты һәм тыңлады.

Секция эше барышында уннан артык спектакль (шул исәптән Г. Камал театрының спектакль-трансляцияләре һәм Татарстан театрлары спектакльләре) каралды, дистәләгән пьеса укылды (киредән укылды), илледән артык текст язылды һәм фикер алышынды, 60тан артык театр проекты уйлап табылды һәм эшләнде, онлайн трансляцияләр режимында күрсәтелгән Г. Камал театрның агымдагы репертуарындагы спектакльләргә рецензияләр конкурсы игълан ителде.

Укучылар игътибарына конкурс кысаларында язылган, Казан шәһәре Идел буе районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» педагогы Эльвира Рафикова һәм курс мастерлары тарафыннан хупланган текстларның берсен тәкъдим итәбез».

Рецензия:

«Һәркемнең тормышында үз маягы, үз йолдызы була. Билгеле, алар бервакыт барысы да сүнә. Әмма, бу «сүнү» күренеше артык иртә килгәндә бигрәк тә авыр. Нәрсә дә булса эшләү, хаталарны төзәтеп башка юлны сайлау мөмкинлеге киселгәндә — йолдызлар да вакытсыз сүнә. 

«Сүнгән йолдызлар» — югары көчкә ия, югалтуга илтә торган — сугыш, курку, мәхәббәт турында. Әйе-әйе, мәхәббәт тә югалтулар, хәсрәт китерә ала. Нәкъ менә сугыш, курку, мәхәббәт — яраткан кешене саклап калу теләге төп героиняны «соңгы чара”га этәрә, нәтиҗәдә, ул барыбер югалту кичерә, аның бу адымыннан фаҗига килеп чыга.

Ничә еллар узгач, К. Тинчуринның татар театрының үсешендә зур роль уйнаган пьесасы кабат Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә. Әлеге куелышта Ф. Бикчәнтәев тамашачыга сугыш, мәхәббәт, кешелек куркулары, хәтер, буыннар арасындагы мөнәсәбәт темаларын яңача тәкъдим итә.

Пьесаның сюжеты күпләргә күптән таныш: Сәрвәр белән Исмәгыйль бер-берсен яраталар һәм туй уздырырга җыеналар. Сәрвәр үзенең мәхәббәте өчен борчыла: Надир — авыл мулласының улы араларына керер, кеше сүзе чыгар дип. Исмәгыйльнең дә күңеле тыныч түгел. Аның тынычлыгын куркыныч төше борчый: авылда яшәүче барлык яшьләр бәхетле, һәркайсы үзенә пар һәм күктән йолдыз сайлый, тик тиздән аҗдаһа килеп чыгып бөтен яшьләрне кабып йота һәм йолдызлар сүнә. Куркыныч төш чынга аша. Яшьләрнең тормышын сугыш җимерә. Сәрвәр сөеклесен сугыштан саклап калырга омтылып аңа агу бирә. Дөрес бирелмәгән агу Исмәгыйльне үтерә, шул рәвешле, кыз үз куллары белән сөйгәненең гомерен өзә. Сәрвәр мондый хәсрәтне кичерә алмыйча акылыннан яза.

Бу пьесада тискәре геройлар юк. Әлбәттә, Фәрхи карчык агулары белән, Надир үзенең мәхәббәте белән «куркыныч» геройлар, әмма биредә ачык дошман — сугыш. Бу исә төп теманы — куелышның антимилитаризмын чагылдыра. Ә курку хисе монда — барысы өчен дә фаҗигага әйләнүче, күтәрә алмас тойгы буларак ачыла.

Бикчәнтәевның аерым стиле — һәр фикерне ачык итеп сурәтләүче детальләр күп куллануы. Әлеге детальләрдән һәм метафоралардан, ул спектакльнең рәсемен сүзсез генә сурәтли сыман. Декорацияләр — аның буяулары, ә актерлар — рәссам кулындагы каурый.

Беренче сәхнәнең куелышы үзенчәлекле: безнең көннәр, кыз пьесадан өзек укый. Ләкин гади өзекне түгел, ә көтүче бабай белән көтүче малайның Аллаһ һәм үлгәннәр турында сөйләшү мизгелен. Аллаһ турында сөйләшү Коръәнгә кайту кебек, әмма ул заманча башкаруда «Каз канаты» татар халык җыры мотивына үрелеп яңгырый. Кыз касәгә бәрә, касә чаңы астында сәхнәгә пьесадан образлар «уянып чыккан» төсле була. Алар кызны шул чор күлмәкләренә киендереп, әйтерсең лә бүгеннән пьесага алып кереп китә. Кыз белән бергә тамашачы да пьесага «йотыла». Әлеге үзенчәлекле кереш-күчеш ярдәмендә вакытны кабул итү югала сыман һәм спектакльнең «сурәтен язу» өчен сәхнә киңлеге кала.

Сценография — кырыс-төгәл, артык җиһазларсыз, сәхнәнең арткы планында бодай кыры — ул шомлы атмосфера тудыра. (рәссам С. Скоморохов).

Бу бодай кыры артында, фон буларак аерым биюләр, танышу, каз йолку мизансценалары уйнала, гүя тамашачылар бү күренешләрне сер итеп кенә карый. Спектакль дәвамында төп декорацияләр үзгәрми, сәхнә бары тик төрле реквизитлар, ут, визуаль эффектлар ярдәмендә җанлана. Мәсәлән, төп геройларның очрашу сәхнәсе сәке аша сикереп уйнау белән кызыклы, бу күренешкә аерым динамика өсти.

Спектакльнең музыкаль бизәлеше кыю. Сәйдәшев музыкасы урынына монда Juna төркеме башкаруындагы «Каз канаты» халык җырының мотивлары яңгырый, шулай ук композитор буларак Марат Әхмәтшин да катнаша. Мондый музыкаль бизәлеш спектакльнең заманча куелыш икәнен бик уңышлы ассызыклый. Ә барлык җырларны, а капелла башкару исә, спектакльгә классик төсмер өсти. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге куелышта спектакльнең пластик бизәлеше әйдәп баручы булып тора. Барлык сәхнәләр дә үз музыкаль-пластик ачылышына, ритмына ия. Диалоглар сүз белән генә әйтелеп калмый, ә гәүдә телендә дә яңгырый кебек (пластика буенча режиссер - Ольга Даукаева).

Спектакльнең «йөзек кашы» — татар халкының матур йоласын гәүдәләндерүче «каз канатларын сату», аулак өй күренеше. Бу сәхнәдә без икенче пландагы актерларның искиткеч уенын күрәбез. Бигрәк тә Фатыйма ролендә Алина Мөдәрисова якты харизмасы белән аерылып тора. Әлеге күренештә детальләр бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган: һәр хәрәкәт үз урынлы, гүя актерларның сүзләрен көчәйтә. Мәсәлән, Раил Шәмсуаров һәм Алмаз Борһанов эпизодка бик күңелле пластик һәм юмористик акцентлар кертә. 

Нәкъ менә аулак өй, сугышка кадәр, тыныч вакытны сурәтләүче спектакльнең үзенчәлекле башка сәхнәләренә капма-каршы сәхнәсе. Әлеге сәхнәнең ахырында сюжет төп конфликт белән сындырыла һәм тамашачы төп дошман — сугышны күрә. Егетләрнең каршына кәрҗиннән кызыл алмалар коела, бу аларның тамчы-тамчы каны сыман, чөнки аларның тормышлары бу урында көтмәгәндә өзелә.

Күп кырлы, «драма уйнау» осталыгын таләп итүче Надир ролен Алмаз Сабирҗанов башкара. Актер пластика, уен, кичерешләр аша залдагы һәр тамашачы аның героеның рух көченә сокланырлык итеп уйный. Алмаз Сабирҗанов үз героеның характерын һәм фаҗигасен ача: аның авырту һәм кичерешләр белән тулы биюе генә ни тора!

Фәрхи ролендә Алсу Гайнуллина һәм Гөлнур ролендә Дания Нуруллина икесе ике төрле, берсе изгелек, икенчесе явызлыкны гәүдәләндерүче карчык образларын тудыралар. 

Төп герой — Сәрвәр, Ләйсән Гатауллина башкаруындагы роль дә гади түгел. Ләйсән Гатауллинаның зур сәхнәдә дебюты. Актрисаның сөйләме һәм тавыш куелышы сокландыра. Ул сөйләме, пластикасы, сәхнәдә үзенең яшәеше аша тамашачыларга персонажының эчке үсешен башыннан ахырына кадәр ача алды: без аны башта иң якты йолдыз һәм ахырда сүнгән-сүрелгән йолдыз итеп күрәбез. Аның сугыш корбаннары булган солдатларның «терелгән рухлары» белән биюе күңелне тетрәндерә. Солдатлар, Сәрвәр үзе дә, пьесаның барлык геройлары да — сугыш корбаннары, дөньялыкта вакытсыз сүнгән кешеләр.

Соңгы сәхнәдә без кабат бүгенге көнгә кайтабыз. Ә сораулар шул ук –сугышлар ни өчен алып барыла һәм бармы ул Аллаһ?! Бу сораулар ачык булып кала. Шул ук касә чаңы яңгырый. Ул чаңнан, гипноздан уянган сыман тамашачы «пьесадан чыга».

К.Тинчуринның классик пьесасы Ф. Бикчәнтәев кулында яңа сулыш алды. Режиссер пьесаның эчтәлеген һәм формасын саклап калып, спектакльнең куелышын үзгәртте, тамашачыга «Сүнгән йолдызлар»ның яңа музыкаль-пластик балкышын бүләк итте. Хәзерге куелышта нәкъ менә сугыш темасы калган темалардан да, мәхәббәт линиясеннән дә кискенрәк ачыла: сугыш кешене мәхәббәт, аң һәм гомереннән мәхрүм итүче, фаҗига һәм хәсрәт алып килүче иң зур афәт буларак күрсәтелде. Бүген сәхнәдә «Сүнгән йолдызлар» кешелеккә сугыш ише афәтләрне булдырмас өчен кисәтү буларак яңгырый».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100