«Сүнгән филологлар − кабынган журналистлар»: КФУ студентлары ТикТокта сериал төшерә
КФУга журналист булырга теләк белдереп килгән студентларга «сез журналистлар түгел, ә филологлар» дип әйткәннәр иде. Әмма алар, бирешергә теләмичә, барысын да үз кулларына алып, киресен исбатлады. Алар журналист тормышы хакында сериал төшерә.
Иң популяр социаль челтәрләрнең берсе — ТикТокта «Сүнгән филологлар − кабынган журналистлар» дигән сериал чыгачак. Яңа проект «ТАТМЕДИА» булышлыгы белән тормышка ашырыла. ТикТокта Казан Федераль Университетының 001 төркеме студенталары төркеменең кызыклы тормышын күрә аласыз.
«Кайчандыр безгә: „Сез журналистлар түгел, ә филологлар. Журналистика — ул сезнең ‚побочный‘ эффект кына“, — дип әйткәннәр идек. Әлбәттә, без бу фикер белән килешмәдек», — ди сериалда катнашучы студентларның берсе.
Беренче карашка мәзәк кенә тоелган бу сүз яшьләрнең тормышында зур роль уйнады. «Сүнгән филологлар − кабынган журналистлар» сериалында бу гыйбарә сюжетның идеясен тәшкил итә. Сериал журналист булырга теләүче студентларның көнкүрешен, бер-берсенә мөнәсәбәтен күрсәтә, җиңелчә юмор белән мәхәббәтне дә үз эченә ала.
Дөрес, бар да матур гына дип әйтеп булмый. Сериалда, тормыштагы кебек үк, егетләр белән кызлар арасында була торган конфликтларны да күзәтергә мөмкин. Беренче серияләр инде чыкты, рәхим итеп карагыз, бәя бирегез, лайклар куегыз, фикерләрегезне языгыз!