Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәнәктән көрәк булганнар» - Фирдүс Тямаев шәһәр тәрбиялеләре белән көрәшә

Инстачылар җырчының ямьсез сөйләшүен яратмаганнар, «тәртипсез авыл малае» булуда гаепләгәннәр.

news_top_970_100
«Сәнәктән көрәк булганнар» - Фирдүс Тямаев шәһәр тәрбиялеләре белән көрәшә
Султан Исхаков

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Инстаграм битендә видео урнаштырган. «Иртәнге биштән торып эшлим, бу сиңа микрофон тотып җырлау түгел. Дөньяда коронавирус, кеше янына чыгарга ярамый», — дип сөйли ул.

Кайберләре җырчының әшәке телле булуына борчылганнар.

«Фирдүс, син — мишәр, мин дә мишәр, тик бездә алай сөйләшмиләр. Мишәр кебек булырга әле сиңа. Син кылана башлагансың. Дорфа итеп җавап бирәсең», — дип язган берсе.

«Бездә матур телгә май бирәләр, ямьсез телнең авызына сугалар. Кемнеңдер пычрак сүзләренә җавап бирү кылануга керәме? Монда кереп теләсә нәрсә язып ятмагыз!» — дип җавап кайтарган Фирдүс.

«Әшәке телле син! Мишәрнең яхшысы юк, шакшысы гына була. Дөрес икән. Бераз йотып җибәр, барсына да җавап биреп утырма», — дип киңәш биргән башка инстачы.

«Мондый тәртип сине бер дә бизәми. Сабантуйда сиңа хөрмәтем уянган иде, хәзер шикләнәм. Синең кебек артистлар үтеп китүчеләр генә. Бераздан авторитетың бетәчәк. Син халыкка тәрбия, мәдәният җиткерергә тиеш. Авыл малае булып калгансың, тәрбия җитмәгән», — дип бер ханым инстачылар арасында авыллар һәм шәһәрләр көрәше башлап җибәргән.

«Дөньяда коронавирус, авызыңны яп, тәрбияле шәһәр кешесе», — дип җавап биргән җырчы.

«Авыл малае нигә монда? Син үзең кайдан чыктың?», «Салган чабатаң кайда?», «Авыл баласы булып, авыл тормышында кайнап үс башта, аннары кеше чәйнәрсең. Авыл тәрбиясен сатып алырга эзләсәң дә тапмыйсың ул», «Авыл малайларына тавышыгызны күтәрмәгез! Татарстаныбызны кемнәр тота соң? Шул авылдан чыккан егетләр. Борын астыгызны сөртегез дә, еламыйча ашарга өйрәнә торыгыз», «Сез үзегез шәһәрдән чыкканмы? Шундый тәрбияле кеше булсагыз, беркайчан да мондый сүзләр язмас идегез. Сәнәктән көрәк булганнар», — дип үз данын яклаган авыл кешеләре.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100