Сөмбел Заһидуллина никах фотоларын күрсәтте
Җырчы социаль челтәрләрдә никах көне мизгелләре белән уртаклаша.
Яшь һәм талантлы җырчы Сөмбел Заһидуллинанын кияүгә чыгуы турында язган идек. Сөмбел социаль челтәрләрдә ин бәхетле көненен мизгелләрен күрсәтте. Никах мәҗлесе өчен Сөмбел гадәти булмаган ал төстәге, чигүле күлмәк сайлаган. Тик менә Сөмбел кияү егетенен кем икәнлеген әйтергә дә, аны күрсәтергә дә теләми. Фотолар астында: «Нигә киявенне яшерәсен син?» — дип яза Сөмбелнен виртуаль дуслары да. Сөмбелнен, ниһаять, хатын-кыз бәхетенә ирешүенә чын күнелдән сөенеп, яшьләргә бәхет теләүчеләр дә күп.