Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Заһидуллина Кыш бабайдан үзенчәлекле бүләк сораган

Җырчыга 180 сантиметрлы бәхет кирәк...

news_top_970_100
Сөмбел Заһидуллина Кыш бабайдан үзенчәлекле бүләк сораган
Рамил Гали

Яңа елга кадәр әле шактый вакыт булса да, җырчыларның социаль челтәрләрен бизәлгән чыршы янында ялтыравыклы күлмәктән төшкән фотолар бизи башлады. Сөмбел Заһидуллина да башкалардан калышмаган. Чыршы янында төшкән фотосына өстәп, ул Кыш бабайдан нинди бүләк көтүе турында да язган. Әйтергә кирәк, җырчы шактый үзенчәлекле бүләк сораган.

«Тизрәк Яңа ел җитүен телим. Төн уртасында урамга чыгып, күккә карыйсым килә. Кар бөртекләрен тотып алып, тормыш дәвам иткәнлеген аңларга телим, — дип хыялланган романтик кыз. — Хөрмәтле Кыш бабай! Миңа чыршы төбендә бүләк итеп бәхет калдыр, зинһар. 180 метр буйлы, матур күзле булсын».

«Акыллы, юмарт, буйдак, сәламәт…» — дип дәвам иткән Сөмбелнең теләкләрен бер инстачы.

Ә берничә кеше җырчыга бәхетне Кыш бабайдан түгел, югарыдан сорарга кушкан.

«Хәерле еллар булсын, кызым. Аллаһы Тәгаләдән сора бәхетне. Чыршы да, Кыш бабай да бирми аны», — дигәннәр.

«Ашыктырма, бүгенге көн яхшырак. Ә бәхет бабайсыз да юл таба! Насыйп булса. Иң мөһиме — тапкач югалтма. Тел-маңгай ачкычларың үзеңдә булсын. Эх, улымның буе 184 шул. 34 яшь, көне-төне эшли, бер дә өйләнмәгән, эчми-тартмый. Ул кемнәргә насыйп булыр», — дип язган бер апа.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100