Сөмбел Заһидуллина бәхетсез мәхәббәт турында җыр яздырган
«Бәхетле бул аның янында» дигән җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.
Җырчы Сөмбел Заһидуллинаның бәхетсез мәхәббәт турындагы «Бәхетле бул аның янында» дигән яңа җыры дөнья күрде.
«Күбегез тулы версиясен сорады. Рәхим итеп тыңлагыз. Ул көн килеп җитте, ниһаять. Иң көтеп алынган җырым. Беләм, сез дә көттегез», — дип язган ул.
Җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, көен Артур Исламов язган.
«Авторларга бик зур рәхмәт шундый матур һәм мәгънәле җыр өчен», — дигән Сөмбел.