Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалованың «Ялгыз түгел» клибы

Таһир Әсәдуллин көе, Гөлфия Шакирова сүзләре.

news_top_970_100
Сөмбел Билалованың «Ялгыз түгел» клибы


Баш очымнан очып үтте кыр казы

Кайда калганнары, ул ник ялгызы?

Әнә бит дәшәләр: «Кушыл төркемгә,

Кирәкми, кирәкми, калма бу көнгә…»


Кушымта:

Мин ялгыз да түгел, парлы да түгел,

Үз-үзенә урын тапмый моңлана күңел.

Җырлыймын да бүген елыйм да бүген,

Карлы яңгыр каплагандай күңелнең күген.


Ник, мәхәббәт, нигә сыныйсың мине?

Кайда соң, кайда җаныма тиңе?

Офыкларга кадәр китте уйларым

Җанда моң булганда туа җырларым.


 Кушымта шул ук.

Кеше язмышлары киек казларда,

Әйләнеп килерсез матур язларда,

Тик талмасын гына очар канатлар.

Шул сүзләрне җилләр кабатлар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100