«Бәхетемә»
Сине күргәч, гүя канатланып
Алып очты мине уйларым.
Иңнәремә назлар сарылганда,
Бәхетемә, диеп уйладым.
Кушымта:
Бәхетемә сине яраттым да,
Бәхетемә сиңа тартылдым.
Пар йөрәкнең парлы канатларын,
Саклыйк әле сөеп, алтыным.
Куллар — кулда, күзләр — күздә булды,
Мин яратып сине туймадым.
Сөю тәмен тойган мизгелемне,
Бәхетемә, диеп уйладым.
Сөяр өчен яратылган җанның,
Читлекләрен ачтым, тыймадым.
Язмышымны сиңа тапшырдым да,
Бәхетемә, диеп уйладым.