news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалованың «Бәхетемә» клибы

Гүзәлия көе, Айгөл Вәлиуллина сүзләре.

news_top
Сөмбел Билалованың «Бәхетемә» клибы
Расих Фәсхетдинов

«Бәхетемә»

Сине күргәч, гүя канатланып

Алып очты мине уйларым.

Иңнәремә назлар сарылганда,

Бәхетемә, диеп уйладым.


Кушымта:

Бәхетемә сине яраттым да,

Бәхетемә сиңа тартылдым.

Пар йөрәкнең парлы канатларын,

Саклыйк әле сөеп, алтыным.


Куллар — кулда, күзләр — күздә булды,

Мин яратып сине туймадым.

Сөю тәмен тойган мизгелемне,

Бәхетемә, диеп уйладым.


Сөяр өчен яратылган җанның,

Читлекләрен ачтым, тыймадым.

Язмышымны сиңа тапшырдым да,

Бәхетемә, диеп уйладым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар