Сөмбел Билалова Муса Җәлилнең «Имән», «Сөю» шигырьләрен укый
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алып, Казан шәһәр филармониясе артисты Сөмбел Билалова аның «Имән», «Сөю» шигырьләрен укый.
Имән
Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә-ягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.
Таң җилләре җилфер-җилфер
Җилфердәтә яфракларын.
Имән җырлый, искә төшереп,
Шаулап үткән яшь чакларын.
Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган.
Кем дә белми ул кешене,
Игенчеме, бакчачымы,
Яшеллек һәм хәят сөйгән
Батыр хезмәт патшасымы?
Кем булса да, туфрагында
Җир саклаган аның тирен.
Һәм карт имән гомре белән
Бүләкләгән бу эш ирен.
Һәр көн юлдан дистәләгән
Юлчы уза, тузан туза.
Һәм һәр юлчы — моңлы җырчы –
Имән җырын тыңлап уза.
Җилле көнне юлчыларны
Имән саклый җил~яңгырдан.
Җылы биреп җил-су үтмәс
Яшел чуклы юрганыннан.
Күләгәсе ял иттерә
Кырда эшләп арганнарны,
Кавыштыра айлы кичтә
Яшерен утта янганнарны.
Юл күрсәтә адашканга
Имән кышкы бураннарда.
Җәен татлы дымын эчерә
Кырда урак урганнарга.
Бәхетле син, ерак илдәш,
Хезмәтеңә мин баш иям.
Һәйкәл булып яшьлегеңә
Үскән монда бу карт имән.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
1943, 10 декабрь
Сөю
Өзелеп сөйде егет,
Кыяр-кыймас
Ачты аңа беркөн йөрәген.
— Сөям… — диде, ләкин назлы кызның
Ишетмәде: «Мин дә!» — дигәнен.
Кыз яратып юри әйтмәдеме,
Әллә чынлап яратмадымы?!
Тик көчәйде егет йөрәгенең
Сөю белән канатлануы.
Сугыш килде… Аерып иркәсеннән
Ут чүленә тартып китерде.
Сөю аны алга җитәкләде,
Ярасыннан канын киптерде.
Кызы өчен, туган йорты өчен
Ул алдында булды көрәшнең.
Егетлеген шунда күрсәтмәсә,
«Егет!» диеп аңа кем дәшсен?
Сөю белән үзен көчле сизеп,
Ул атлады дәртле, өмитле.
Җиңү таңы җирдә кабынганда,
Ядрә екты ахыры егетне.
Ул саташты соңгы сулышында,
Үлем исе аны исертте.
— Сөям… — диде, һәм ул иркәсенең:
— Мин дә! — дигән тавышын ишетте.
1943, 30 ноябрь