news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова күңелне айкарлык «Кеше кирәк» җырын тәкъдим итә

Яңа җыр инстачыларның күңеленә хуш килгән.

news_top
Сөмбел Билалова күңелне айкарлык  «Кеше кирәк» җырын тәкъдим итә
https://www.instagram.com/sembelbilalova/

Сөмбел Билалова үз хисләре турында күңелләрне айкарлык җырын тәкъдим итте. Яңа җыр «Кеше кирәк» дип атала.

«Бу минем өчен гади җыр түгел. Мин үземнең хисләрем, эмоцияләрем турында сирәк җырлыйм. Җыр авторлары — Айгөл Вәлиуллина һәм Риваль Хисмәтуллин миңа бу җырны күрсәткәч, аның минем турында икәнлеген аңладым. Минем бу турыда хәзер сезгә әйтәсем килә…

Күңелемне бушатырдай,

Авыр чакта юатырдай,

Татлы хисләр уятырдай

Кеше кирәк.

Уйларымны укый торган,

Ни әйтәсем алдан тойган.

Сагышымны кире борган

Кеше кирәк.

Тормышымны үзгәртерлек,

Ялгышларны төзәтерлек,

Бәхетемне тизләтерлек

Кеше кирәк.

Дусларым, бу җырымны яратып кабул итәрсез дип өметләнәм! Минем хисләрем сезнең өчен…» — дип тәкъдим иткән ул яңа җырын.

Җыр инстачыларның күңеленә үтеп кергән. Алар бу хакта комментарийлар калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар