Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова Габдулла Тукай шигыренә язылган «Туган авыл» җырын башкара

Ролик үзенчәлекле итеп бизәлгән.

news_top_970_100
Сөмбел Билалова Габдулла Тукай шигыренә язылган «Туган авыл» җырын башкара
Расих Фәсхетдинов

Туган авыл

Габдулла Тукай шигыре, Алмаз Монасыйпов көе

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100