Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сәмәй Татар сәнгать мәктәбе Казахстанда гына түгел, ә Татарстаннан читтә дә мондый юнәлештә белем бирә торган бердәнбер мәгариф оешмасы"

Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиллеге, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе хакиме белән очрашуы вакытында әйтелгән йөкләмәсен үтәү йөзеннән, «Татар сәнгать мәктәбе» өчен яңа бина алу мәсьәләсен карый. Тулы вәкаләтле вәкиллек белешмәсеннән чыгып, яңа бинаның нинди икәнлеген ачыкладык.

news_top_970_100
"Сәмәй Татар сәнгать мәктәбе Казахстанда гына түгел, ә Татарстаннан читтә дә мондый юнәлештә белем бирә торган бердәнбер мәгариф оешмасы"

Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка язылган хатта бинаның гомуми бәясе 120 миллион тенге икәне язылган. Ул Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең башкаласы Сәмәй шәһәре (Семипалатинск), Ленин урамы, 22 йортта урнашкан тарихи бина. 

Бүгенге көндә Татар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды адресына әлеге бинаны сату-алу турында килешү юллады.

 

“Сәмәй шәһәре татар сәнгать мәктәбе” нинди ул? 

1992 елның 20 октябрендә Семипалатинск өлкә татар иҗтимагый үзәге үтенече буенча шәһәр хакимияте башлыгы Караханов карары белән Татар балалар хор музыка мәктәбе ачыла. Аңа № 1 Балалар музыка мәктәбе каршындагы татар хор бүлеге аңа нигез була. Хор белән уку-укыту эшләре буенча урынбасар Габделхак Ахунҗанов җитәкчелек итә.

Татар мәдәнияте тарафдары һәм яхшы оештыручы буларак Габделхак Ахунҗанов Татар балалар хор музыка мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Һәм ул бүгенге көнгә кадәр уку йортының алыштыргысыз башлыгы.

Беренче вакытларда мәктәп шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда бер бүлмәдә урнашкан була. 1995 елның 16 августында Татар балалар хор музыка мәктәбенә Академик Павлов урамы, 84 йорт буенча урнашкан район Үзәкләшкән бухгалтериясенең элекке бинасы тапшырыла. 

1898 елда төзелгән ике катлы борынгы бу бина революциягә кадәр хәлле татар гаиләсенеке булу да аерым бер мәгънәгә ия. Мәктәпнең гомуми мәйданы – 204 кв.метр һәм бу 149 укучы өчен бик аз була.

Татар хор мәктәбе укучыларының уңышлары озак көттерми. 1994 елдан башлап мәктәп укучылары Алма-Атада, Казанда һәм туган шәһәрләре Семипалатинскта узган республика һәм халыкара музыкаль бәйгеләрдә лауреат булалар һәм призлы урыннар яулый. Алар арасында баянчылар ансамбле (1994), “Күңелле балачак” вокаль төркеме ансамбле (1995), Ернур Тохтаргазин (1996 елда берьюлы өч фестиваль лауреаты була), Диаз Мөсәлимов (1997) һәм башкалар була.

1998 елда Семипалатинск һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәләрен берләштергәч, Татар балалар хор музыка мәктәбенә ябылу куркыныч яный. Бары тик Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиевнең Казахстан Президенты Н. А. Назарбаевка мөрәҗәгате аркасында гына Татар балалар хор музыка мәктәбе ябылмыйча кала. Һәм Татар сәнгать мәктәбе итеп үзгәртелә.

Сәмәй шәһәре Татар сәнгать мәктәбе Казахстанда гына түгел, ә Татарстан Республикасыннан читтә дә мондый юнәлештә белем бирә торган бердәнбер мәгариф оешмасы. Хәзерге вакытта мәктәптә татар, казах, рус, яһүд, алман, әрмән һәм башка милләттән булган 149 укучы шөгыльләнә.

Балалар Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган уку-укыту планы нигезендә музыкаль белем ала. Вокал, хореография, баян, фортепиано, гитара, думбра, скрипка, флейтада уйнау дәресләре укытыла. Моннан тыш, татар халкының җыр һәм бию сәнгате, халык җырлары тирәнтен өйрәнелә.

Хәзерге Казахстанның музыкаль мохитендә Татар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Ернур Тохтаргазин, Диаз Мөсәлимов, Руслан Тураев, Дания һәм Альбина Хәйбуллиналар, Рината Сәйфетдинова, Вадим Зарипов, Куандык Азубаев, Варвара Семеновоа, Тимура Абдикеев, Эльдар Абдулов, Раида Байканова исемнәре танылган.

Хәзерге вакытта Астананың Казах музыка милли академиясе студенты, баянчы Руслан Тураев күпсанлы халыкара конкурсларда беренче урыннар һәм Гран-при яулап Сәмәйне һәм Казахстанны танытты. 2008 елда Шотландиянең Глазго шәһәрендә Баянчылар һәм аккордеончылар II бөтендөнья бәйгесендә икенче урын яулый. Фортепиано классында укучы Дания Хәйбуллина Казанда узган халыкара пианистлар конкурсында Гран-при, 2004 елда Италиянең Сан-Марино шәһәрендә I Халыкара пианистлар бәйгесендә диплом, Мәскәүдә Артабалевская исемендәге халыкара конкурста I урын ала. Руслан да, Дания дә Дельфия яшьләр уеннарында алтын медаль яулый.

Диаз Мөсәлимов Италия, Франция, Кытай, Швециядә чыгышлар ясап, югары бәя алды.

Татар сәнгать мәктәбе – классик үрнәктәге сәнгать мәктәбе. Мәктәпне тәмамлаган укучыларга тапшырыла торган аттестат урта белем бирүче теләсә кайсы музыка уку йортына керү хокукы бирә.

Татар сәнгать мәктәбендә укучылар шәһәрдә һәм өлкәдә уза торган барлык чараларда да актив катнаша. Алар “Иртеш моңнары” Татар сәнгате Халыкара фестиваль-конкурсының даими катнашучылары һәм лауреатлары. Әлеге бәйгенең оештыручысы һәм продюсеры - Татар сәнгать мәктәбе директоры Габделхак Ахунҗанов. Энтузиазмга нигезләнеп ачылган мәктәп бүгенге көнгә кадәр үзенең рухы һәм максатчанлыгы белән аерылып тора. Монда һәр укучы үзен кирәкле, сөекле, талантлы итеп тоя. Һәм нәкъ шул сәбәпле уңышка ирешергә тиешлеген дә сизә. Бары тик музыкага карата чын мәхәббәт белән яшәүчеләр генә монда укырга һәм эшләргә килә.

Татар сәнгать мәктәбе белән беррәттән өч татар халык коллективы да уңышлы эшләп килә. Болар: “Илһам” баянчылар ансамбле, “Иртеш моңнары” җыр һәм бию ансамбле, “Истәлек” фольклор-этнография ансамбле. Ә “Гөрләвек” балалар вокаль-хореография ансамбленә иң кечкенә артистлар йөри.

Мәктәп эшли башлаганнан бирле анда белем алучылар һәм укытучылар шәһәр, өлкә, республика, якын чит илләрнең мәдәни тормышында актив катнаша. Балалар һәм аларның мөгаллимнәре Казахстан, шәһәрләрендә, Казанда, Ялтада, Новосибирскида, Омскида, Санкт-Петербургта, Уфада, Төмәндә, Тубылда, Бердскта узган фестивальләрдә катнашып лауреат булды.

Татар сәнгать мәктәбенең 20 ел эшләү дәверендә анда укучылар һәм аны тәмамлаучылар шәһәр, өлкә, республика һәм халыкара конкурс-фестивальләрдә күп тапкырлар югары уңышка иреште.

Шәһәр һәм өлкә чаралары Татар сәнгать мәктәбе укучылары һәм мөгаллимнәреннән катнашыннан башка узмый. Алар өлкә һәм республика Сабантуйларының, “Иртеш моңнары” Халыкара фестиваль-конкурсының (Сәмәй) алыштыргысыз катнашучылары. Алар “Себер йолдызлары” (Новосибирск), “Искер-Җиен” (Тубыл), “Татар моңы” (Казан), “Сөембикә варислары” (Ялта) фестивальләрендә катнаша.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мәктәп ата-аналардан җыелган түләүләргә һәрдаим музыка уен кораллары һәм аппаратура алып тора. Хәзерге уен кораллары мораль яктан инде искергән.

2009 елда “Юл картасы” программасы буенча өлешчә капиталь ремонт ясалган. Еллык косметик ремонт бары тик укытучылар һәм техник персонал көчләре белән эшләнә.

Уку мәйданнары җитмәү һәм штат расписаниесендә каралган бер төркем берәмлек булмау иң зур җитешсезлек булып тора. Укучылар ике сменада шөгыльләнә, ял көннәре дә тулысынча эшли.

Габделхак Габдулла улы Ахунҗанов

Татар сәнгать мәктәбенә нигез салучы һәм аның директоры Габделхак Габдулла улы Ахунҗановның мактаулы исемнәре: “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” (1998), “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” ( 2006). Ул “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Астанага 10 ел”, “Казахстан Республикасы бәйсезлегенә 20 ел” медальләре, “Татарстан Республикасы мәдәниятенә керткән өлеше өчен” күкрәк билгесе, Казахстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы (2006), Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты (2009), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2012), күпсанлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев 

Татар сәнгать мәктәбе укучыларының уңышлары:

2009 елда “Яшь музыкант” 43 нче шәһәр конкурсында рус халык музыка уен кораллары коллективлары арасында Татар сәнгать мәктәбенең баянчылар ансамбле II урынны яулый. Татар сәнгать мәктәбе укучысы Тимур Абдикеев Дельфия яшьләр өлкә уеннарында Гран-при иясе булды. Республика милли Дельфия уеннарында Тимур Абдикеев III урынны алды.

2010 елда баянчы Эльдар Абдуллов “Астана-Мерей” Халыкара конкурсында I урын ала.

2011 елда вокалчы Раида Байканова Новосибирскида “Себер йолдызлары” Төбәк фестиваль-конкурсында II урынга ия була. Пианистка Анар Әхмәтҗанова Алма-Ата шәһәрендә “Беренче адымнар” Республика конкурсында II урын ала (2011).

2011 елда “Әнші балапан” шәһәр бәйгесендә Татар сәнгать мәктәбенең бию төркеме I урын алды.

“Казахстан – Баян Фест” Республика фестиваль-конкурсында баянчы Эльдар Абдулов казанышлары өчен фестивальнең махсус бүләге – “Тула – 209” баянын алды.

2012 елда Татар сәнгать мәктәбенең баянчылар ансамбле “Яшь музыкант” 46 нчы шәһәр конкурсында рус халык музыка уен кораллары коллективлары арасында I урынны һәм “Яшь музыкант” 46 нчы өлкә конкурсында I урынны яулый.

ТШИ укучысы, баянчы Эльдар Абдулов “Яшь музыкант” 46 нчы республика һәм шәһәр конкурсларында I урынга һәм “Яшь музыкант” 46 нчы өлкә конкурсында Гран-прига ия була. Баянчы Кәрим Курмангалиев “Яшь музыкант” өлкә конкурсында икенче урынга лаек була.

Гитарачы Тимур Азылов “Яшь музыкант” 46 нчы шәһәр конкурсында I урынны, “Яшь музыкант” 46 нчы өлкә конкурсында III урынны, Алма-Ата шәһәре акимы призына “Куншуак” Халыкара фестивалендә I урынны ала. Гитарачы Владислав Грачев “Яшь музыкант” 46 нчы шәһәр конкурсында II урынны, гитарачы Екатерина Заярная “Яшь музыкант” 46 нчы шәһәр конкурсында III урынны ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100